Татарстанның методик хезмәтенең приоритеты укытучыны адреслы озата бару булырга тиеш. Бу хакта беренче республика методистлар форумында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Блогер-укытучылар советы иҗтимагый контрольнең киңәшмә-консультатив субъекты булып тора.
Әлмәт балалар йортында Идел буе федераль округының «Балачакны кайтарырга» фестивале кысаларында балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләрнең гамәли иҗаты конкурсының төбәк сайлап алу этабы узды.
24-25 августта Казанда Идел буе федераль округының «Сообщество» форумы узачак. Чараны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештыра.
Татарстан бюджетыннан ел саен «Безнең иң яхшы методист» грантына 50 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә. Түләү күләме 130 мең сум тәшкил итә. Мондый ярдәмне елына 300 гә якын кеше ала, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин беренче республика методистлар форумында.
Татарстанның Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск районнарында бүген республиканың иң яхшы методик хезмәтләре эшли, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Районда дөрес итеп төзелгән методик хезмәт һәм остазлык системасы эше педагогларның һөнәри үсешендә төп роль уйный, дип ассызыклады ул беренче республика методистлар форумы барышында.
Татарстан методистларына аралашу һәм мәгарифнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен платформа кирәк. Бу хакта беренче республика методистлар форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Татарстанда бер методистка уртача 111 педагог туры килә. Республикада барлыгы 550 методик хезмәткәр эшли. Бу хакта журналистларга Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин беренче республика методистлар форумында сөйләде.
Республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан методистларның I республика форумы уздырыла.
9 августта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында эксперт комиссиясе тарафыннан М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Премиясен алу өчен конкурс сайлап алуының финалистлары һәм дәгъва кылучылар билгеләнде. Премияне бирү буенча Комитет каравына түбәндәге кандидатуралар тәкъдим ителде.