Төп белем бирү программалары буенча укучы ятим балалар 23 яшькә кадәр дәүләт ярдәме алачак. Мондый закон 25 июльдән үз көченә керә.
Мәктәпләрдә озайтылган көн төркемнәренә бердәм эш кагыйдәләрен язганнар. Тиешле закон 25 июльдә үз көченә керә.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы түрәләрнең, бюджет учреждениеләре һәм дәүләт корпорацияләре җитәкчеләренең чыгымнарын контрольдә тотуны катгыйландыру өчен Законнарга коррупциягә каршы төзәтмәләр әзерләгән.
Россия педагогика университетлары Россия Мәгариф министрлыгының «Университет профильле белем бирү сменалары» проектында актив катнаша, аның барышында Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы укучылары Россия тарихын илнең әйдәп баручы педвузлары мәйданчыгында өйрәнәләр. Беренче «Университет сменасы» Түбән Новгородта, Чабаксар һәм Самарада старт алды. Омск һәм Екатеринбургта Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан балалар һәм яшүсмерләр Россиянең икенче «Университет сменасында» тарихи һәм мәдәни традицияләрен өйрәнүне дәвам итәләр.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов ведомствоның, "Бердәм Россия" партиясенең һәм "Мәскәү комсомолецы" газетасының уртак мәгълүмати проектына - Россия мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасы барышы турында сөйләгән "Яңа мәктәп" интерактив картасына старт бирде.
Россия Мәгариф министрлыгының «Профессионалитет» федераль проектында катнашучы 70 көллияттән уку төркемнәренең 400 кураторы «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә квалификация күтәрү курслары узачак. Дәресләр 25 июльдә башлана.
Абитуриентларны Түбән Камада ун учреждение — ике вуз һәм сигез урта махсус уку йорты кабул итә. Кабул итү комиссиясе эшен 15 августка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә шәһәр администрациясе телеграм-каналында.
Илебезнең иң якты, заманча, аудиторияне мавыктыра һәм иң катлаулы материалны да аңлата алучы педагогын «Классная тема» тапшыруында сайлаячаклар. Укытучылар турында телепроектта катнашу өчен педагогларны бөтенроссия сайлап алу этабы башланды. Тапшыру Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия 1» телеканалы һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан VK компаниясе ярдәмендә төзелә.
Бу язда Яр Чаллыга Донбасстан күченеп килгән тугызынчы сыйныф укучылары укуларын Автошәһәрдә дәвам итәргә ниятли. Бу хакта матбугат конференциясендә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Автошәһәр буенча җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силаичева сөйләде.
«Мәктәп. Уйлап чыгарылмаган вакыйгалар» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Ул Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Просвещение» компанияләр төркеме белән берлектә үткәрелә.