Мария Кудрявцевага биргән әңгәмәсендә мәгариф министры Сергей Кравцов уку елына әзерлеккә йомгак ясаган: көллиятләр һәм педвузлар популярлыгының рекордлы үсеше, яңа мәктәпләр төзү, йөкләнешне киметү һәм тәрбия ролен көчәйтү өчен бердәм белем бирү стандартларын эшләтеп җибәрү. Россиядә суверен мәгариф системасы яңадан торгызыла һәм ныгый.
Педагогика хезмәткәрләренең кадрлар кытлыгын чишү һәм кадрлар составын саклап калу максатларында гомуми белем бирү оешмаларында «Безнең яңа укытучы» грантын алуга конкурста сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү башлана.
29 августта Казанның Идел буе районы “Галәм” татар телендә белем бирү гимназиясендә уку йортының беренче җитәкчесе Садыйков Равил Хәсәнша улы һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Садыйкова Зөһрә Зәкәрия кызының лаеклы ялга китүләре уңаеннан зур чара оештырдылар.
28 августта “Вертолет” яшьләр үзәгендә укучыларның сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан муниципаль берәмлекләреннән 120 дән артык белгеч катнашты.
1 сентябрь көнне мәктәп укучылары һәм көллият студентлары өчен Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәрне Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы Балачак, гаилә һәм тәрбия институты эшләде. Традиция буенча көннең үзәк вакыйгалары булып Россия Федерациясе Дәүләт флагын чыгару һәм күтәрү, шулай ук Дәүләт гимнын башкару тантанасы булачак.
Бүген, 29 августта, КНИТУ-КАИның Актов залында РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы рәисе - КФУ ректоры Ленар Сафин катнашында ректор тәкъдим ителде.
Сессиядә катнашучылар проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Чараның модераторы - Федераль һөнәри белем бирү институтының урта һөнәри белем бирү өлкәсендә халыкара партнерлыкны үстерү бүлеге башлыгы Марина Невская.
“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре Владимир Якушев һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов 29 августта капремонт программасы һәм мәгариф учреждениеләре төзелеше буенча чираттагы Бөтенроссия штабын уздырдылар.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем дәрәҗәләрендә «Музыка» укыту предметы кысаларында белем бирү процессын оештырганда методик тәэмин итү сыйфатында куллану өчен тәкъдим ителгән җырлар исемлеген формалаштырды. Документ Россия төбәкләренә җибәрелде.
Бүген Татарстанда 22 мең чит ил студенты укый, Казан федераль университетында - 12 мең. Глобаль яшьләр саммиты кебек вакыйгалар Татарстанның югары уку йортларына дөнья мәйданында яңа мөмкинлекләр табарга ярдәм итә. Бу хакта КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев белдерде. Аның сүзләренә караганда, кичә КФУда академик мобильлек перспективаларына карата бик нәтиҗәле очрашулар узды.