1 сентябрь көнне мәктәп укучылары һәм көллият студентлары өчен Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәрне Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы Балачак, гаилә һәм тәрбия институты эшләде. Традиция буенча көннең үзәк вакыйгалары булып Россия Федерациясе Дәүләт флагын чыгару һәм күтәрү, шулай ук Дәүләт гимнын башкару тантанасы булачак.
Бүген, 29 августта, КНИТУ-КАИның Актов залында РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы рәисе - КФУ ректоры Ленар Сафин катнашында ректор тәкъдим ителде.
Сессиядә катнашучылар проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Чараның модераторы - Федераль һөнәри белем бирү институтының урта һөнәри белем бирү өлкәсендә халыкара партнерлыкны үстерү бүлеге башлыгы Марина Невская.
“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре Владимир Якушев һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов 29 августта капремонт программасы һәм мәгариф учреждениеләре төзелеше буенча чираттагы Бөтенроссия штабын уздырдылар.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем дәрәҗәләрендә «Музыка» укыту предметы кысаларында белем бирү процессын оештырганда методик тәэмин итү сыйфатында куллану өчен тәкъдим ителгән җырлар исемлеген формалаштырды. Документ Россия төбәкләренә җибәрелде.
Бүген Татарстанда 22 мең чит ил студенты укый, Казан федераль университетында - 12 мең. Глобаль яшьләр саммиты кебек вакыйгалар Татарстанның югары уку йортларына дөнья мәйданында яңа мөмкинлекләр табарга ярдәм итә. Бу хакта КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев белдерде. Аның сүзләренә караганда, кичә КФУда академик мобильлек перспективаларына карата бик нәтиҗәле очрашулар узды.
Татарстан Республикасы Россиядә мәктәп товарларын чыгара торган кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны иң күп булган төбәкләр арасына керде. Хәзерге вакытта республикада мәктәп укучылары өчен продукция җитештерү буенча махсуслашкан 116 компания эшли.
Бүген Казанның 177 нче лицеенда, яңа уку елы башланыр алдыннан, сак хезмәтенең гадәттән тыш очракта оператив һәм дөрес итеп эшләргә әзерлеген тикшерделәр. Өйрәнүләрдә Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе «Лето» торак комплексында төзелә торган 123 нче лицейны сафка бастыру белән бәйле хәлгә ачыклык кертте.
Түбән Кама районының «Заря» лагеренда 100дән артык бала «Аҗаган» хәрби-патриотик уенында катнашты. Аларның 10 сы - җирле балалар йорты тәрбияләнүчеләре.