Нармонка авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды. Һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды, дип хәбәр иттеләр муниципалитетның матбугат хезмәтендә.
Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты бүгенге көннән (26 августтан) аны алырга теләүчеләрдән документлар кабул итә башлады.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең бөтенроссия террорчылыкка каршы укулары башлануы турында игълан иттеләр. Чара РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырылды.
“Знание.Первые” марафоны 26 сентябрьдә башлана. Бу көнне программа Россиянең унбер шәһәрендә ачылачак.
Татарстанда яшь укытучыларга комплекслы ярдәм итүгә 1 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.
Яңа уку елы башына Сферум коммуникация хезмәте һәм Дзен мәгълүмат платформасы россиялеләрдә мәктәп тормышының нинди әйберләре һәм детальләрен истә калдырулары н ачыклау өчен тикшеренү уздырган. Аналитиклар хәзерге заман укучыларының, шулай ук 2010, 2000 һәм 1990 еллар буыннары вәкилләренең мәктәп нәрсә белән ассоциацияләнүен сөйләделәр.
Чаллыда, Мәләкәс арты микрорайонында, 1,2 мең урынлык заманча мәктәп төзелә. Проектны башта 2027 елда гына тапшырырга планлаштырганнар, әмма эшләр графиктан алда бара, дип хәбәр итте муниципалитетның матбугат хезмәте социаль челтәрләрнең берсендә рәсми аккаунтта.
27 августта Президент Владимир Путинның РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәсе барышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко дәүләт башлыгына Бөтенроссиянең яңа тарихында беренче укытучылар съездына йомгаклар ясау һәм мәгарифне үстерү стратегиясе өстендә эшләү барышы турында мәгълүмат бирде.
«Абилимпикс 2030 хәрәкәте: үсешнең яңа векторлары, инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри белем бирүне үстерүдә технологияләр роле» дигән түгәрәк өстәл Калугадагы «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финалы кысаларында уза торган СПО Форумының эшлекле программасын дәвам итте.
26 августта Казан шәһәренең Совет районы 95нче табигый-фәнни лицеенда үткән укытучыларның август конференциясендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр.