Соңгы өч елда Татарстан башкаласына Россиянең төрле төбәкләреннән 421 укытучы күченеп килгән, ә агымдагы елда мәгариф өлкәсенә тагын 456 белгеч кайткан.
Татарстанда Луганск халык республикасының шефлыкка алынган шәһәрләре - Рубежный һәм Лисичанск өчен гуманитар йөк җыеп җибәргәннәр.
Татарстан Республикасы ата-аналар бергәлеге вәкилләре 26 августта «Россия» үзәгендә узган XII Гомумроссия ата-аналар җыелышында катнашты.
Гомуми, урта һөнәри һәм югары белем системаларының яңа, 2025/26 уку елына әзерлеге турында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә узган киңәшмәдә сөйләштеләр.
Яңа уку елында БДИ һәм БГИга җитди үзгәрешләр планлаштырылмый, булачак чыгарылыш укучылары һәм укытучылар инде хәзер үк Федераль педагогик үлчәүләр институты сайтында 2026 елгы имтихан материаллары проектлары белән таныша ала, дип белдерде Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Игорь Круглинский XII Бөтенроссия ата-аналар җыелышы барышында.
«Таттелеком» гадәттәгечә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә кушылды.
«Золотой стандарт СПО: кластеры-наставники ФП "Профессионалитет"» эксперт сессиясе Калугада СПО форумы кысаларында узды.
Физика укытучыларының Бөтенроссия съезды 2025 елның 26-27 августында "Сириус" мәгариф үзәгендә уза.
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр кала. Белгечләр баланы уку мохитенә кайтуга психологик яктан әзерләү мөһим булуын искә төшерәләр.
Казанда аутистик спектр тайпылышлары (РАС) булган 12 бала «РАС өчен РАС» проектын тормышка ашыру ярдәмендә югары уку йортлары һәм техникумнарына укырга керде.