Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Яхшылык каникулга китми» бөтенроссия конкурсының яңа сезоны башланды.
Менделеевскида 240 укучыга һәм тулай торакка һөнәри көллият төзелеше 2023 елда башланачак. Колледжны КНИТУ-КХТИ филиалы итеп химик-технологик юнәлешне эшләү планлаштырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев хәбәр итте.
Казан федераль университетында 25 мартта «Техноночь» исемле XIV фәнни-популяр проект сериясе узачак. Чара заманча технологияләргә, ясалма интеллектка һәм нейросетларга багышланачак.
Зеленодольск механика көллиятендә «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов булды. Очрашу белгечләрне заводка әзерләү һәм заводка җәлеп итү һәм POZIS мәгариф кластеры программасын гамәлгә ашыру буенча күпьеллык эш кысаларында узды.
Финанс куркынычсызлыгы буенча яңа Халыкара олимпиадада катнашу өчен теркәлү 1 апрельдә ачылачак. Чара Россия Хөкүмәте, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы һәм Росфинмониторинг тарафыннан уздырыла.
9 мартта Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә "Юнармия" уздыра торган "Тынычлыкны яклауда" Бөтенроссия иҗади конкурсы старт алды.
VK һәм "Ростелеком" компанияләре тарафыннан төзелгән "Сферум" мәгълүмати-коммуникация мәгариф платформасы "Сферум йөзләре" цифрлы педагогик осталык Бөтенроссия олимпиадасының икенче сезоны башлануы турында игълан итә.
Казанның Идел буе һәм Совет районнары мәктәпләренең кече сыйныфлары укучылары «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә узачак «Кызыктыргыч фәннәр академиясе» интерактив программасына чакырылды.
28-29 март көннәрендә Казанның 27 нче гимназия базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-классы конкурсының йомгаклау этабы узачак.
15 мартта Нурлат балалар йорты базасында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләр файдасына алимент түләтү проблемасы буенча фикер алыштылар.