Гаризалар кабул итү кампаниясе 10 мартка кадәр дәвам итәчәк. флагманымуниципалитет.рф сайтында бүгенге көндә Россиянең 81 төбәгеннән 7000нән артык катнашучы теркәлгән. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Татарстанда сигез ел эчендә эшче кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләре булдыруга 7,6 млрд. сум акча кертелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Любовь Митрофанова ведомствоның 2021 елдагы максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.
Татарстанда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 97,36% ка кадәр арткан. Узган ел бу күрсәткеч 94% тәшкил иткән иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева ведомствоның 2021 елдагы максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.
Әлмәт политехника техникумы, хезмәттәшлек турында озак сроклы перспективалы шартнамәләр кысаларында һәм киләчәктә чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру максатыннан, төрле белгечлек студентлары белән очрашу үткәрде – нефть һәм газ скважиналарын бораулау, сәнәгать җиһазларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү – студентлар «Татбурнефть»ИК ҖЧҖ вәкилләре белән очраштылар.
"Шаян ТВ" каналы татар җырын башкаручыларның "Сәйлән" IV Балалар телевизион фестивален үткәрү турында игълан итте. Фестиваль 2022 елның 17 гыйнварыннан 2022 елның 12 ноябренә кадәр үткәрелә.
20-23 февральдә мәктәп укучыларының XXVIII Идел буе фәнни экологик конференциясе булып узды. Конференциягә 158 эш (167 катнашучы) игълан ителгән иде, көндезге этапка – 128 эш җибәрелде.
Бу уку елында укучылар саны 11 меңгә арткан, ә дүрт елдан соң парта артына 200 мең бала утырачак.
Татарстан башкаласында мәктәп ашханәләрен яңарту эше дәвам итә.
Закон проекты кабул ителгән очракта, белем бирү оешмасы, тиешле килешү төзеп, Россия Пенсия фондына мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә тапшыра алачак.
Татарстанда 20 февральдә «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2021/2022 уку елы сезонының региональ финалы тәмамланды.