ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2022 ел
җомга

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бөтенроссия онлайн-викторина Петр I нең тууына 350 ел тулуга багышланган «Россия – минем тарихым» мультимедиа тарихи паркларының чаралар циклын ача. Викторина «Россия Ел укытучысы» конкурсының федераль экспертлары катнашында агарту инициативалары үзәге белән берлектә төзелде. Проект Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

2022 елда химия, әдәбият һәм география буенча БДИның төп чорының беренче имтиханнары штат режимында узды.

«Сириус» үзәгенең «Әдәби иҗат. Журналистика» программасына гаризалар кабул итү башланды. Теркәү 2022 елның 12 июленә кадәр бара.

«Сириус» үзәгенең алгебра һәм физика буенча онлайн-курсларына җыю тәмамланып килә. Теркәлү 2022 елның 31 маена кадәр ачык, 1 июльгә кадәр укулар узарга мөмкин. Конкурста катнашырга 7-8 сыйныф укучылары чакырыла.

27 майда 19:00 сәгатьтә «Экран тирәли тормышны ничек планлаштырырга» дигән яңа Бөтенроссия ачык ата-аналар җыелышының эфиры булачак. Проектны Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы башлап җибәрде.

Казан ишкәк ишү каналы – тренировкалар өчен иң яхшы урын. Бу хакта академик ишү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Дмитрий Ковалев Россия 1 телеканалына биргән интервьюсында белдерде.  

2022 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова «Тәртип» радиостанциясендә кунак булды.


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 26 майда география, әдәбият, химия буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә. Беренче имтихан көнендә 49 имтихан үткәрү пункты оештырылган, шул исәптән 2 пункт – өйдә. Имтихан үткәрү пункты эшендә 2032 педагогик хезмәткәр катнашу планлаштырыла. Әлеге пунктларда онлайн-видеокүзәтү оештырылган.

Казанда Татарстан Республикасыннан килгән катнашучылар өчен «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Абилимпикс» төбәк чемпионатына йомгак ясадылар.

Татарстанда ел саен 20 мең укытучы һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре квалификациясен күтәрә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казан федераль университетында педагогик белем бирү буенча IFTE VIII Халыкара форумында белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International