ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Болон мәгариф системасыннан баш тарту, студентлар зыян күрмәсен өчен, этаплап башкарылырга тиеш. Мәктәпне тәмамлаучыларны, ким дигәндә, ике ел эчендә үзгәрешләр турында кисәтергә кирәк. Мондый фикер белән Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев уртаклашты.

25 майда Яшел Үзәндә суднолар төзү техникумын булдыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Чарада ТР Премьер - министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. 

26 нчы майда ТР Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылачак.

723 меңнән артык кеше, шул исәптән агымдагы елның 645 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы 2022 елның төп имтиханнар вакытында БДИ тапшырырга планлаштыра, ул 26 майда башланачак һәм 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк, дип сөйләде матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев.

Илебездә белем алу дөньяда иң көчлеләрдән санала. Ул киң карашлы, югары әхлакый сыйфатлы кешеләрне тәрбияли, масштаблы максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәтә. Бу хакта «Җиңүләр марафоны – 2022» Бөтенроссия акциясенең ачылышында мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

«Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә Россия Мәгариф министрлыгының «Профессионалитет» проекты кысаларында узган тәрбия эшен оештыру буенча көндезге курслар тәмамланды. Илнең 70 колледжыннан һәм техникумыннан 200 педагог квалификация күтәрү турында таныклыклар алды.

2022 елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсын үткәрә. Конкурс Туган телләрне һәм туган әдәбиятларны укытуда инновацион педагогик тәҗрибәне ачыкларга һәм таратырга ярдәм итәчәк. Ул әлеге фәннәр укытучыларын хуплау һәм бүләкләүгә юнәлтелгән.

Түбән Кама районында олимпиадада җиңүчеләрнең иң күп саны 35 нче лицейда һәм 2 нче гимназиядә укый. Бу хакта Түбән Кама вице-мэры Марина Камелина хәбәр итте.

Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.

Күптән көтелгән җәй җитә, Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы җәйге профильле сменаларда катнашучылар өчен үз ишекләрен ача.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International