ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген, 25 майда, КФУда педагогик белем бирү буенча IFTE-2022 VIII Халыкара форумы старт алды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

«Олимпиада.ру» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча төбәкләрнең рәсми булмаган рейтингын бастырып чыгарды. Татарстан, Мәскәүдән генә калышып, дипломнар саны буенча икенче баскычны алды. Рейтинг һәр төбәктә мәктәп укучыларының талантларын үстерү буенча эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтә, чөнки мондый исәпләү вакытында төбәкнең күләме хисабына гына югары позициягә ирешеп булмый.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Бүген республикабызның 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы кабат яңгырый. 

 

2022 елда «Ростех» дәүләт корпорациясе мәктәп тәмамлаучыларны Казан милли тикшеренү техник университетына (КНИТУ-КАИ) «Самолет-вертолет төзелеше» һәм «Радиоэлектрон системалар һәм комплекслар» юнәлешләре буенча максатчан укырга җибәрәчәк.

28 майда Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» X халыкара ачык педагогик форумы узачак.

Имтихан кампаниясе – укучылар өчен җитди сынау, ул белем генә түгел, дөрес психологик кәеф тә таләп итә. 

28 майда 11:00дән 13:30га кадәр, Казан шәһәре, Кече Армавирская ур., 31А адресы буенча, Талантлар Университеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен «Сириус» Республика белем бирү үзәгенең «Һәр баланың уңышы» Федераль проекты, «Мәгариф» милли проекты кысаларында үз эшчәнлеген тормышка ашыручы лаборатория корпусына «Сириус.Җәй: үз проектыңны башла» программасының финалында катнашырга чакыра. Бу илкүләм проект ярдәмендә лаборатория корпусы ремонтланды һәм 11 фәнни-тикшеренү лабораториясе җиһазланды.

Россия Федерациясе Хөкүмәте «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен киңәйтте. 

25 майда 11:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Җиңү марафоны – 2022» масштаблы бөтенроссия проекты старт ала.

Россия укучылары 9 нчы сыйныфтан соң укуларын ешрак тәмамлый һәм колледжларга керә. Бу хакта быел язда чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары арасында үткәрелгән сораштыру мәгълүматлары раслый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International