Татарстанның кайбер районнарында уку йортларына капиталь ремонт эшләре башланган инде. "Бердәм Россия" вәкилләре партия халык программасы кысаларында модернизацияләнә торган мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә булдылар.
Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы "Артек" Халыкара балалар үзәгендә 2026 елның ноябрендә "Киләчәккә билет" тематик сменасын үткәрергә планлаштыралар.
2026 елның гыйнварында Татарстан Республикасында 5 яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде.
Татарстанда укучыларны эшче һөнәрләргә өйрәтү буенча республика проекты эшли башлады. Ике ел эчендә 2030 укучы һөнәр алу турында таныклык алачак.
Казан мәктәпләре һәм балалар бакчалары 4 февральдә гадәти режимда эшләячәк.
Быел Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этапларында Татарстаннан 630 меңгә якын укучы катнашты.
ОГЭ тапшырмаган 9нчы сыйныф укучылары яңа федераль закон буенча көллиятләрдә һәм техникумнарда укый алачак.
Татарстан быел дүрт урынына ике фәннән имтихан тапшыру буенча экспериментта катнаша.
Студентларга дәүләт ярдәме чараларының берсе булып социаль стипендия тора.
«ПРОФЛИДЕР» белем бирү үзәге ел саен мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль хезмәт күрсәтү системасы оешмалары тарафыннан ВКонтакте социаль челтәрендә мәгълүмати ачыклык һәм иминлек системасын үстерүгә, коррупциягә каршы торуга, шәхси мәгълүматларны яклауга һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән рәсми сайтлар һәм аккаунтлар алып бару буенча Бөтенроссия интерактив конкурс-практикумнар оештыра һәм үткәрә.