ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2026 ел
чәршәмбе

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов «Авыл укытучысы» (Земский учитель) программасына гаризалар кабул итү кампаниясенең арадаш нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.

Югары нефть мәктәбе үзенең беренче периодик басмасы — «Трудноизвлекаемые запасы» фәнни журналы чыга башлау турында игълан итә.

Алабугада шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен «Старт из детства» һөнәрләр фестивале узды.

Бу чара Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Каһарманлык һәм хезмәт батырлыгы елы һәм Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында оештырылды.

«Ел инновациясе» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештыра.

Саба муниципаль районында «Зарничка» район саф белән йөрү җыры конкурсы узды.

«Бәхетле тарихлар» (Счастливые истории) хәйрия фонды Россиянең «Знание» җәмгыяте белән берлектә танылган шагыйрь һәм прозаик, публицист, әдәби тәнкыйтьче, «Литературная газета»ның баш мөхәррире Максим Замшев (Мәскәү ш.) белән иҗади очрашу тәкъдим итә.

КНИТУ-КАИ галимнәре алмаш электр кыры көчәнешен югары төгәллек белән үлчәү җайланмасын конструкцияләделәр.

5 майда Советлар Союзы Герое И.Н. Конев исемендәге Чирмешән кадет мәктәп-интернатында 9 Майга багышланган бәйрәм парадының генераль репетициясе узды.

Казан федераль университетында Помпе чирен — α-глюкозидаза (GAA) ферменты эше бозылу белән бәйле сирәк очрый торган нәселдән килә торган авыруны дәвалау өчен инновацион ген-күзәнәк терапиясе эшләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International