РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы аспирантурага кабул итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте: хәзер укуга керүчеләр электрон форматтагы гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталы аша гына бирә алачак.
Әлмәт дәүләт технология университетының «Югары нефть мәктәбе»ндә «Йолдыз» Бөтенроссия инженерлык олимпиадасының җиңүчеләрен һәм призерларын тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды. Быел әлеге интеллектуаль ярышта Россиянең төрле төбәкләреннән 6–11 нче сыйныфларда укучы 1000нән артык мәктәп баласы катнашты.
РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов эшлекле сәфәр белән Түбән Новгород өлкәсендә булды. Төбәк губернаторы Глеб Никитин белән бергә ул «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионаты финалының ярыш мәйданчыклары белән танышты.
Россиядә 1 миллионнан артык укытучы эшли, ә педагогика юнәлеше укуга керүчеләр арасында иң зур ихтыяь булган 3 белгечлек исемлегенә керә. Бүгенге көндә педагогика — ул бары тик белем бирү генә түгел, ә зур үзгәрешләрнең бер өлеше булырга теләүчеләр һөнәре.
Сәнәгать объектларын күзәтү өчен билгеләнгән «ИнноСпектор» дроны ярдәмендә Иннополис университетының Пилотсыз авиация системалары үзәге белгечләре Казахстанның тау-казу компанияләре ятмаларындагы 4 рудникны тикшерде. Алынган мәгълүматлар тау эшләрен планлаштырганда, руда төшергечләрнең тузуын бәяләү һәм авария очракларын кисәтү өчен кирәк.
Казанда җәйге савыктыру кампаниясе башланып китте. 26 июньгә кадәр 160 белем бирү учреждениесе базасында мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Анда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 22,5 меңгә якын бала ял итәр дип планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде.
МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен мәгариф системасында түбәндәге ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла.
Казанның Яңа Савин районындагы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Азамат Шәрәфиев «Ел укучысы – 2026» исеменә лаек булды. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика һәм бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында игълан итте.
Аксубай универсаль технологияләр техникумы базасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында секция утырышы узды.
27 майда Түбән Новгородта креатив индустрияләр һәм ИТ компетенцияләре буенча «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионаты финалын тантаналы ачу чарасы узды.