16 февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә 381 бала иртәнге фильтр контролен уза алмаган (1 сентябрьдән - 46 463 бала).
14, 15 февральдә Мамадыш һәм Ютазы районнары «Ел тәрбиячесе-2022» республика һөнәри конкурсының югары һөнәри этабында катнашты.
13-15 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Республика олимпиада үзәге 8-11 сыйныф укучылары арасында хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабын үткәрде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин федерация президиумы утырышын уздырды. Анда әлеге иҗтимагый оешманың чираттагы хисап-сайлау конференциясен 2 мартта Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында үткәрү турында карар кабул ителде.
Тукай районында авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү өчен яңа уку йорты ачарга планлаштыралар. Бу хакта район җитәкчесе Фаил Камаев сөйләде.
14-15 февральдә Бөгелмә «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсыны төбәк этабының икенче зонасын буенча эстафетаны Биектау районыннан кабул итте һәм аны югары дәрәҗәдә үткәреп чыкты.
Әлмәттә яңа «Русалочка» балалар бакчасы ачылды. Урсала микрорайонында мәктәпкәчә учреждение «Демография» милли проекты ярдәмендә барлыкка килде.
15 февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә 357 бала иртәнге фильтр контролен уза алмаган (1 сентябрьдән - 46 082 бала).
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә белем бирә торган 155-нче номерлы гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Хуҗәхмәтова Җәмалия Шәмси кызын 70 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа «Мактаулы остаз» билгесен тапшырды.
11 февральдә ТР Яшьләр эшләре министрлыгында ZOOM платформасында квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы кысаларында социаль проектларны яклау формасында йомгаклау аттестациясе узды.