ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Үз сүзләрең белән" Бөтенроссия иншалар чемпионатына гаризалар кабул итү башланды. Катнашу өчен 18 октябрьгә кадәр теркәлергә һәм шәхси кабинетта тугыз юнәлешнең берсе-гуманитар, табигый-фәнни, икътисади-хокукый, инженер-технологик, математика, педагогика, медицина, сәнгать, спорт темаларын сайларга кирәк.


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

14 сентябрьдә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары һәм педагогик коллективы белән очрашуы булды. 

Бүген, 15 сентябрьдә Татарстанда «Финанс грамоталылыгының онлайн-дәресләре» көзге сессиясе башланды. Проектта 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук илнең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Дәресләр финанс өлкәсендә Россиянең әйдәүче экспертлары катнашында узачак.

Ул фән эшлеклеләренә фәнни-техник прогресска зур йогынты ясый торган тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өчен ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Өч лауреат 20 млн. сум күләмендә премия алачак. Фәнни премиянең гомуми бюджеты 60 млн. сум тәшкил итә.

Казан һәм Яр Чаллы педагогларына Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясен тапшырдылар. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

2021 елның көзендә көллият һәм техникум студентлары беренче тапкыр Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашачак. 

Фәнни һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре дәүләт торак сертификатларын алырга дәгъва кылучы яшь галимнәрнең исемлекләрен һәм документларын 2021 елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча җибәрә алалар.

10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала торган чара «Игелекле эшләр көне» ХФ остаханәсендә узачак.

Кара диңгез яр буенда җәй көне Казанның 175-нче номерлы гимназиясенең 601 укучысы бушлай ял итте. Укучылар өчен Анапада, «Глобус» шифаханәсендә ял оештырылды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков хәбәр итте.

Бүген Казанда, «УНИКС» КСКда, I Республика старостаты узачак. Чарага Татарстан вузларыннан 1,5 меңгә якын студент җыелачак, анда алар студентларның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International