Казанда 1 июльдән 20 июльгә кадәр хәрби югары уку йортларына керү өчен кандидатлар сайлау уза. Инде икенче ел рәттән мондый сайлап алулар югары уку йорты базасында түгел, ә төбәкләрдә үтә.
Чаллыда 131 нче “Нуркайлар” (“Лучик”) балалар бакчасы нәниләрне кабул итәргә әзер.
Татарстанлылар «Физик культура һәм спорт - һәлакәтле гадәтләргә альтернатива» бөтенроссия читтән торып уку акциясе лауреатлары һәм дипломантлары булдылар.
Мәгариф министрлыгы төп гомуми белем бирүнең яңартылган стандартын раслады, аның нигезендә мәктәпләрдә укучыларның шәхси үсеше, аерым алганда, патриотик һәм хезмәт тәрбиясе тәэмин ителәчәк, тиешле документлар хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган.
Ата-аналар үз гаризаларын 15 июльдән башлап Пенсия фондына җибәрә ала.
Тукай районы мәгариф бүлеген моңа кадәр Биклән авыл җирлеге мәктәбе директоры вазыйфасын башкарган 39 яшьлек Айрат Ибраһимов җитәкләде. Бу хакта агентлыкка Тукай районы башкарма комитетында хәбәр иттеләр.
РФ президенты Владимир Путин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр буенча чараларны гамәлгә ашыру турында күрсәтмә бирде. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында бастырылган.
2021 елның 24 һәм 25 июнендә Татарстан Республикасында информатика һәм ИКТ буенча бердәм дәүләт имтиханы компьютер формасында уздырылды. Анда 2279 кеше катнашты. 2021 елда әлеге имтихан беренче тапкыр компьютерларда үткәрелгән, элек чыгарылыш сыйныф укучылары кәгазь бланкларда имтихан эшен язган.
Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Машляк һәм Югары Тимерлек мәктәпләрендә “Мәгариф” илкүләм проекты буенча булдырылган шахмат зоналары ачылды.
13 июньнән 3 июльгә кадәр «Витязево» балалар сәламәтләндерү лагере (Краснодар крае, Витязево поселогы) территориясендә узган «Җәй матурлыгы» профильле сменасы булып узды.