ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Казан сәүдә-икътисадый техникумында «Абилимпикс» яшьләр хәрәкәте лидерлары Россиянең махсус Олимпиадасының Берләштерелгән Хәрәкәт лидерлыгы делегациясен каршы алды.

Вице-премьер Татьяна Голикова социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча Совет утырышын уздырды һәм сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен белем алу мөмкинлеге мәсьәләләре турында фикер алышты.

Студентларга һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга үзләренең резюмеларын ничек яхшыртырга икәнен сөйлиячәкләр: киңәшләрне тәҗрибәле кадрлар белгечләре бирәчәк. Инициатива Фән һәм технологияләр елында Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш һәм "Карьера вакыты" проекты кысаларында РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Урал федераль университеты ярдәмендә "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы кысаларында эшләтеп җибәрелде.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Бөтенроссия киңәшмәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре белән чыгыш ясады һәм педагогик вузларны модернизацияләү планы турында хәбәр итте.

Чит телләр буенча 2021 елның 18 июнендәге (язмача), 21 һәм 22 июнендәге (телдән) бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды һәм басылып чыкты.

2021 елда Бердәм дәүләт имтиханында 681 меңнән артык кеше катнашты, шуларның 624 меңнән артыгы - быелгы чыгарылыш укучылары. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.

2022 елда палаткалы һәм мәктәп яны лагерьлары өчен  кешбэк программасын киңәйтү планлаштырыла, аның буенча ата-аналар  лагерьга юллама бәясенең 50%ына кадәр кайтарырга мөмкин. Хәзергә  ул 69 стационар лагерь өчен генә эшли. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков җиткерде.

Татарстанның Әлмәт районында быел 145 укучы медаль алды, ә БДИ ны 100 баллга тапшыручылар 12. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Instagramда туры эфирда әйтте.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

"Россия югары уку йортлары илнең технологик лидерлыгын формалаштыруда актив катнаша. Министр катнашында ел башында югары уку йортлары консорциумы оештырылды, ул укытучылар  өчен ИТ-квалификация күтәрү программаларын гамәлгә ашыра. Консорциум безгә уку йортларының ИТ-инфраструктурасы нинди хәлдә булуын, амбициоз фәнни программаларны гамәлгә ашыру өчен нинди технологик база җитмәвен аңларга ярдәм итте. "Өстенлекле 2030" проекты грантлары Россия югары уку йортларына ярдәм күрсәтәчәк." - диде Чернышенко.

7 июль көнне Казан сәүдә-икътисад техникумында (Казан, Энгельс ур. 12 нче йорт)  лидерлык проекты финалистлары делегациясе – Россия махсус олимпиадасы хәрәкәте берләштерелгән Лидерлыгы белән «Абилимпикс»яшьләр хәрәкәте лидерлары очрашуы булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International