ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

1 июльдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның яңа составтагы беренче утырышы булды.

Рус география җәмгыяте «Орленок» балалар үзәгендә «Ачышлар дөньясы» профильле сменасында катнашу өчен гаризалар кабул итүне озайтты, дип хәбәр итә РГҖ матбугат хезмәте.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе кәнәфиенә иң яшь дәгъвачы белән очрашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Шәһәр башлыгы белән очрашуга 12 яшьлек Илдар Гыйниятов әти-әниләре белән килгән иде. Өч бала тәрбияләүче гаиләдә Илдар  олы бала. Хәзерге вакытта ул полилингваль «Адымнар» комплексында укый, ә буш вакытларында музыка мәктәбенә йөри. Шулай ук , яшүсмер «Шаян»балалар телеканалында алып баручы да.

Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары мәктәп укучысының нәрсә үзләштерә һәм нәрсә үзләштерәчәген төгәл белергә мөмкинлек бирә. Яңа ФГОС шулай ук укучыларның шәхси үсешен тәэмин итә, шул исәптән гражданлык, патриотик, рухи-әхлакый, эстетик, физик, хезмәт, экологик тәрбия.

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләрнең 60% ы мәктәп укучыларының портфолиосын саклау өчен федераль цифрлы сервис булдыру идеясенә уңай карый.

Россиядә сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен кадрлар кытлыгы саклана. Бу хакта 5 июльдә вице-премьер Татьяна Голикова совет утырышында сөйләде. Ул рта һөнәри белем бирү системасында инклюзив педагоглар җитешмәвен әйтте.


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

1-2 июльдә белем бирү сыйфатын бәяләү буенча конференция узды, аны “Мәгариф” академиясе белән берлектә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте  оештырган иде.

30 июньдә ТР Мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Татарстан Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша катнашты.

Мамадышта районның тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләр катнашында семинар-киңәшмә узды. Мондый киңәшмәләрне гаиләгә  ярдәм күрсәтү, тәрбиягә бала алучы гаилә статусын ныгыту, балаларның кире кайтарылуын булдырмау максатында даими үткәрәләр.

Россия югары уку йортларына интеллектуаль милекне яклау һәм коммерцияләштерү буенча уку программаларын эшләтеп җибәрергә ярдәм итәчәкләр. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның грантлар бирү тәртибе раслана торган карары Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International