ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Ярты ел эчендә Татарстанда 50%тан артык балалар бакчасы, мәктәп һәм башка объектларга ремонт ясалды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш министрлыгы вәкиле Алексей Фролов сөйләде.

Татарстанның Питрәч районы Богородское һәм Көек авылларында төзелә торган ике балалар бакчасында эчке эшләргә керештеләр. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре илкүләм проект буенча төзелә.

Россиянең пенсия фонды мәктәп укучыларына түләүгә гаризаларны 15 июльдән кабул итә башлаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

С 21 по 24 сентября в Казани состоится Международный форум Kazan Digital Week–2021. Мероприятие, ориентированное на разработчиков и пользователей цифровых интеллектуальных технологий, созданных на их основе систем, сервисов и услуг, планируется провести в смешанном формате (офлайн + онлайн)  в Международном выставочном центре «Казань Экспо», который оснащен выставочными павильонами, сессионными залами, открытыми демонстрационными площадками, комфортной транспортной и рекреационной инфраструктурой.


3
июль, 2021 ел
шимбә

Бу хакта туры эфир вакытында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов сөйләде.

Россия Президенты Владимир Путин указы буенча төп бурычларның берсе балаларда һәм яшьләрдә булган сәләтләрне үстерү. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев катнашында "Бердәм Россия" кабул итү бүлмәсендә  узган туры эфир нәкъ шул темага  багышланган иде.

“Башлангыч сыйныфларда уку процессы гадәти режимда оештырылыр , мөгаен. Ә өлкәннәрдә инде, әйткәнемчә, конкрет ситуациядән чыгып карарга кирәк булачак. Минем уйлавымча, коллектив иммунитет булдырып һәм шул исәптән актив прививка ясатып,  мәктәпләр,  югары уку йортлары, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, эре компанияләр гадәти режимда эшләячәк ", - диде Владимир Путин.

Россия югары уку йортларында укырга теләүче башка илләрдән абитуриентлар саны елдан-ел арта. 2020/21 уку елында квота буенча 15 меңгә якын  чит ил кешесе кабул ителсә, 2021/22 ел квотасы 18 мең. Хәзерге вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгына чит ил гражданнарыннан 7 меңнән артык гариза килгән, ә  кабул итү кампаниясе башланды гына.


2
июль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 29 июньнән 1 июльгә кадәр милли белем бирү кураторлары, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар телен өйрәнү һәм Россия төбәкләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән «Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: торышы, проблемалар, перспективалар» темасына семинар-киңәшмә үткәрде.

1 июльдә Әлмәтнең инженерлык лицее базасында мәгариф хезмәткәрләренең “Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга ярдәм: нәтиҗәле практика һәм перспективалар” темасына секция үтте. Чара мәгариф системасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International