ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2021 ел
җомга

Быел әлеге предметны 15 июньдә 307 меңгә якын кеше тапшырды. Бу предмет - профильле математикадан кала, сайлау  буенча икенче.

Чаллыда яңа төзелә торган “Адымнар” полилингваль мәктәбендә укырга теләп 1100 гариза бирелгән. Бу хакта журналистларга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әйтте.

Яшьләр өчен "Пушкин картасы" булдырылачак, аның ярдәмендә алар мәдәният учреждениеләренә йөри алачак, диде Россия Президенты Владимир Путин.

Инде быел ук «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында заманча белем бирү таләпләренә туры китереп җиһазландырылган 76 мең урынга исәпләнгән 100гә якын яңа мәктәп төзеләчәк.

Татарстанның Яшел Үзән районында  30 июньдә, “Үсеш ноктасы” үзәге” -бүгенге авыл мәктәпләре өчен мөмкинлекләр территориясе”мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узды .

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2021 кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясе узды.

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек буенча комплекслы эш алып барылган. Быел балаларның сәламәтлеген саклау һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен аерым чаралар күрелгән. Шулай ук ятим балаларга, инвалидларга, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга да аерым игътибар бирелә.


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан планканы төшерми: берничә ел дәвамында  татарстан укучыларының БДИ буенча  уртача баллы Россиянең уртача күрсәткечләреннән югарырак һәм 2021 ел да искәрмә булмады. Бу хакта турыдан-туры эфирда ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары,  ТР мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов әйтте.

2020 - 2021 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 211 укучы җиңүче һәм призер булды. 2019 - 2020 уку елында бу күрсәткеч 101, 2018 - 2019 уку елында 148 тәшкил иткән. 2019 - 2020 уку елының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы яңа коронавировать инфекциясе таралу (COVID 19) белән бәйле рәвештә үткәрелмәде. Барлык 11 сыйныф укучылары да призерлар дип табылды. Безнең республика Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң гомуми финал зачетында өченче урынны саклап калды.

Икенче ел коронавирус пандемиясе мәктәпләрдә дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм югары уку йортларында кабул итү кампаниясен уздыру тәртибенә төзәтмәләр кертә. Мәсәлән, югары уку йортларына документларны дистанцион рәвештә бирергә, почта - хат яки бандероль белән җибәрергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International