ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин педагогларга пандемия вакытында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта дәүләт башлыгы Федераль Җыенга юллама игълан итү барышында ирештерде.

23 апрель көнне Өстәмә белем бирү һәм балаларны сәламәтләндерү федераль үзәге Бөтенроссия генетика дәресе уздырачак. Дәрес Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә узачак һәм 25 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара ДНК көненә багышланачак. Анда 9-11 сыйныф укучылары һәм педагоглар катнаша алачак.

19 апрельдә Аэрокосмик хакатонга – авиация, космонавтика һәм геоинформатика белән мавыгучы 10-17 яшьлек инженерлар өчен команда ярышына теркәлү башланды. Бу хакта Өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру федераль үзәге матбугат хезмәте  хәбәр итә.

 

24 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Мөштәри ур., 13 адресы буенча, зур актлар залында «ТИСБИ» Идарә университетының быел беренче ачык ишекләр көне узачак.

 


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Чаллыда республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Татарстан Республикасында һөнәри белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре” темасына коллегия утырышы узды.

Көллиятләрдә сыйныф җитәкчелеге өчен федераль өстәмә билгеләнәчәк. Бу хакта бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.

Казан радиомеханика көллияте 22 апрельдә 19:00 сәгатьтә онлайн-форматта Ачык ишекләр көне үткәрә.

 

14 апрельдән 20 апрельгә кадәр Кырым Республикасында «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Әлмәтнең Урсалы микрорайонында яңа балалар бакчасы төзиячәкләр. Бүгенге көндә бу торак пунктта бер генә мәктәпкәчә учреждение дә юк. Объектны төзү "Демография" илкүләм проекты буенча үткәреләчәк.

Мәктәп укучыларының ата-аналары 10 мең сум күләмендә яңа бер тапкыр бирелә торган түләү алачаклар. Акчалар быел сентябрьдә беренче тапкыр мәктәпкә баручы балаларның әти-әниләренә дә биреләчәк. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин сөйләде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International