ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2021 ел
җомга

14 апрельдән PIRLS-2021 текстын уку һәм аңлау сыйфатын халыкара тикшерүнең төп этабы уздырыла. Анда Татарстанның 8 мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары катнаша. Тикшеренүдә катнашучылар репрезентатив сайлап алу белән билгеләнгән.


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Россия мәктәп укучылары хәрәкәте башкарма комитеты вәкилләре белән очрашты. Очрашу түгәрәк өстәл форматында узды. Анда министр урынбасары Алсу Әсәдуллина да катнашты. Илсур Һадиуллин һәм Алсу Әсәдуллина Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы  эшчәнлегенә бәя бирделәр.

 

19 апрель көнне Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Академиясе һәм “Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл” Полилингваль комплексы базасында ТР Мәгарифне үстерү институты “Шәһәр һәм авыл территорияләрендә мәгариф системасы белән идарә итүнең вариативлыгы” темасы буенча турыдан-туры стажировка үткәрделәр. 

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның 1 этабы дәвам итә.

Татарстанда сәнгать буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды.

Владимир Путин педагогик югары уку йортларын төзекләндерү һәм техник җиһазлауга 10 млрд сум юнәлдерергә тәкъдим итте.

Мамадышта академик К.Вәлиев исемендәге 2 нче лицей базасында шахмат зонасы ачылды. Уку йорты шахмат уйнау өчен өч комплект белән тулыланды.

 

14 апрельдән 19 апрельгә кадәр Самарада астрономия буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Владимир Путин 2018 елда Федераль Собраниегә Юлламасында белдергәнчә, 2024 елга бөтен Россия территориясендә югары сыйфатлы интернетка керү мөмкинлеген тәэмин итү планлаштырыла.

Документ проекты нигезендә, Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 2021 елның 20 июнендә башланачак. БДИ нәтиҗәләре буенча керүчеләр, шулай ук мәгариф оешмалары тарафыннан мөстәкыйль уздырыла торган кереш сынаулар өчен документлар кабул итү 2021 елның 29 июлендә тәмамлана. Конкурс исемлекләре 2021 елның 2 августыннан да соңга калмыйча басылып чыгарга тиеш. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International