Бүген Татарстан башкаласында балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләр арасында футбол буенча «Киләчәк сиңа бәйле» дип аталган ачык Бөтенроссия ярышларының төбәк этабы тәмамлана.
Ведомство бүген кабул итүнең контроль цифрларын үтәү буенча 13 урта белем бирү учреждениесен тикшерде.
17 апрельдә Казан кооператив институтында 12.00 сәгатьтә Ачык ишекләр көне узачак. Чара көндезге форматта үтәчәк.
RAEX Россия рейтинг агентлыгы өч критерий буенча 209 югары уку йортын бәяләде. Болар — сыйфатлы белем алу өчен шартлар, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе һәм эш бирүчеләрнең вузны тәмамлаучыларга ихтыяҗы дәрәҗәсе. Беренче күрсәткеч буенча Россия ИТ-вузы 8 нче урынны яулады, өч күрсәткеч буенча — 16 нчы урында.
Мониторинг барышында мәктәпләргә керү өчен балаларны фиктив теркәү фактлары ачыкланды.
2021 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы урта мәктәпләрендә йомгаклау иншасы (изложение) үткәрелә.
9 апрельдән 15 апрельгә кадәр Кутаисида (Грузия) кызлар өчен Европа математика олимпиадасы узды (European Girls Mathematical Olympiad).
Татарстанда һөнәри белем бирү оешмалары арасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика конкурсы тәмамланды.
7 апрельдән 14 апрельгә кадәр Уфада М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты базасында рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
2021 елда Ворлдскиллс агентлыгы 56 меңнән артык россияле әзерләргә тиеш, аларның 42 меңе уку нәтиҗәләре буенча эшкә урнашачак яки үзмәшгуль булачак. Идел буе федераль округы төбәкләре программаны тормышка ашыруга керешәчәкләр, анда эш эзләүче һәм эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар, шул исәптән эшсезләр, пенсия алды яшендәгеләр һәм 50 яшьтән өлкәнрәкләр, 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган хатын-кызлар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар катнашачак.