ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

“Җиңүчеләрнең оныкчыклары” халыкара тикшеренү эшләре конкурсына гаризалар кабул итү 10 апрельгә кадәр озайтылды.

Акцияне Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе фән һәм югары белем министрлыгы, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советының фән һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре буенча координация советы оештыра.

Ата-аналар баланың РФ дәүләт хезмәтләре порталында яки ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетта мәктәпкәчә учреждениегә юллануы турында белә ала. 

Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернатында шахмат зонасы ачылды. Уен мәйданчыгы «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә барлыкка килде.

 

Чаллыда «Яшь профессионаллар» хәрәкәте стандартлары буенча оештырылган «BabySkills-2021» чемпионатының муниципаль этабы тәмамланды. BabySkills та катнашу – һәр бала өчен уникаль мөмкинлек, профессионаллардан белем алып, үзебезнең һәм халыкара тәҗрибәгә таянып, заманча һөнәри компетенцияләр турында тулы күзаллау булдыру ул.

3 апрель көнне Казан кооператив институтында Казан укучылары өчен “квиз” форматында беренче брейн-ринг узды. 

2-3 апрельдә Спас районында 2020/2021 еллар сезонында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды. 

5 апрельдә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Зур үзгәреш» бөтенроссия конкурсы бергәлегендә космик тикшеренүләргә багышланган яңа тематик ай старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

Арча районында “Туган телем – иркә гөлем” дигән иҗади эшләр конкурсы узды. Чара Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.

Апрель аенда RuCode 3.0 фестивале кысаларында Иннополис Университеты югары сыйныф укучылары һәм югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен көндезге һәм онлайн-чаралар сериясен уздырачак. Катнашу өчен, Иннополис университетында үтә торган шәхси кабинет төзергә һәм фестивальнең рәсми сайтында анкета тутырырга һәм өстәмә теркәлү узарга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International