Мәгариф министрлыгында мәктәпләрне беренче сыйныфка кабул иткәндә артык инициативалар күрсәтмәскә һәм ата-аналардан артык белешмәләр сорамаска чакырдылар. Бу хакта РФ мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры Евгений Семченко белдерде.
8-9 апрельдә Россия мәгариф министрлыгында мәктәп туклануының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узачак. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко төбәкләр белән атналык киңәшмә барышында хәбәр итте.
Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 9нчы һәм 11нче сыйныфларда йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләрен уртак боерыклар белән расладылар.
Форум Россия Хөкүмәте химаясында уздырыла. Ул берничә йөз әйдәп баручы экспертны җыячак, алар бер мәйданчыкта югары технологияләр өлкәсен үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак. Хәзерге вакытта KDW-2021 10 тематик юнәлеше билгеләнде:
28 марттан 3 апрельгә кадәр Мәскәүдә Россия Халыклар дуслыгы университеты базасында хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Татарстаннан 32 укучы катнашты. Олимпиада 2 турда узды: язмача һәм телдән.
7 апрель көнне 9:00 сәгатьтә мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты Казанның 96 нчы гимназиясенең актлар залында “Чемпион белән профсоюз зарядка”сы үткәрәчәк.
Facebook хәбәр иткәнчә, Россия хезмәттәшлеге үз вузларында кырык алты меңнән артык чит ил абитуриентын укырга тели.
15 апрельдә барлык чыгарылыш укучылары да йомгаклау иншасы язачак. Аннан "Зачет" алу – БДИга кертүгә рөхсәт. Рособрнадзор чыгарылыш укучыларының иң мөһим сорауларына җаваплар урнаштырды.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 2021-2023 елларга федераль бюджеттан 600 миллион сум бүленәчәк. Казан федераль университетының IT-лицее базасында махсус укыту-фәнни үзәк ачылачак. КФУ мондый мөмкинлекне Россиянең инновацион үсеше өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча МУУФҮ челтәрен үстерүгә грантлар бирү конкурсында җиңү нәтиҗәсендә алды.
Хәзерге вакытта бина тәмамланган форманы алды: корпус түбә астында, фасадны тышлау бара, бина эчендә металл конструкцияләрне, вентиляция һәм җылыту системаларын монтажлау тәмамланып килә, тәрәзә рамнары урнаштырылган, идәнгә плитка җәелгән. Сыйныфларны, актлар залын, ике бассейнны һәм башка бүлмәләрне бизәү эшләре бара.