ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасын беренче булып „Балта эше. Юниорлар" компетенциясендә чыгыш ясаучы Никита Бочкарев тәкъдим итәчәк.
 

Шахмат зоналары «Мәгариф» илкүләм проектының «Үсеш ноктасы» программасы буенча ачыла.


3
апрель, 2021 ел
шимбә

Кайбер мәктәпләрдә баланы мәктәпкә яздырырга теләүче һәм кичтән чират алып, аны барлап торган ата-аналардан чират җыелу белән бәйле рәвештә, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.

1 апрельдән балаларны яңа кагыйдәләр буенча беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлану, һәм шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына беренче сыйныф укучыларының әти-әниләреннән килгән күп санлы сораулар белән белән бәйле рәвештә "кайнар линия" ачылды..

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә 40 муниципаль берәмлектән торган гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныфларында белем алучы 5-11 нче сыйныф укучыларының төрле жанрларның 130 иншасы тәкъдим ителгән «Без срока давности» («Онытырга хакыбыз юк») Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы үткәрелде. Конкурста кадет мәктәпләре укучылары актив катнашты.

Иҗтимагый палатада Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте каршындагы иҗтимагый советларның уртак утырышы узды. Экспертлар йомгаклау тикшерү эшләрен һәм бердәм дәүләт имтиханын уздыру турында фикер алыштылар.

Ел саен уздырыла торган "Тоталь диктант" ирекле белем бирү акциясе 2021 елда катнашучыларны теркәү башлануы турында игълан итте. Татарстанда диктант үткәрү өчен 400дән артык мәйданчык оештырылган. Гаризаны 31 марттан бирергә мөмкин, дип хәбәр итә ТРда проектның координаторлары.

Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы сыйныф җитәкчеләре арасында тәрбия чараларының иң яхшы методик эшләнмәләренә II Бөтенроссия дистанцион конкурсын уздыру турында игълан итте.

КНИТУ-КАИ Инженерлык лицее базасында махсуслаштырылган фәнни үзәк булдыру буенча федераль грант отты.


2
апрель, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова республиканың иң яхшы 15 дәүләт хезмәткәре исемлегенә керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International