ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2021 ел
җомга

2021 елның 30-31 март көннәрендә Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында  педагогика көллиятләре студентлары өчен һөнәри осталыкның республика олимпиадасы узды.

Агымдагы елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульскийның Татарстанга эш сәфәре кысаларында Архангельск өлкәсе делегациясе килде.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 1 апрельдә, балаларны беренче сыйныфка алу кампаниясе башлана. Фараз буенча, 2021 елда Татарстанда парталар артына 54 528 беренче сыйныф укучысы утырачак, шуларның Казанда – 19 386 бала. (Чагыштыру өчен: 2020 елда беренче сыйныфка 54 467 бала килгән, шуларның 18 951ы – Казанда).

Казан гимназиясенең өлкән сыйныф укучысы Евгения Середина бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды

Мәктәп төшке ашларына бәя уртача 3-4 сумга артачак.

2021 елның 2 апрелендә "Россия һәм Белоруссия Берлеген төзү турында" Шартнамәгә кул куюга 25 ел тула. Бу көнне, Беларусь һәм Россия халыкларының берләшү көненә багышланган тантаналы җыелыш кысаларында, Россия-Белорус яңа технологияләр институты — РБИНТ төзү турындагы өч яклы Килешүгә кул кую планлаштырыла.

Лениногорскида «Шахмат гомумөйрәткече» проектын гамәлгә ашыру: Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең эш тәҗрибәсе»  дип исемләнгән республика семинар-практикасы узачак. Чара 14 апрельгә планлаштырылган һәм 2 нче мәктәп базасында үтәчәк.

Язгы каникул көннәрендә Түбән Кама районында яшәүче тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сугышчан дан музеена экскурсия оештырылды.

Үзәк - дөньяда иң яхшы стандартларга һәм практикаларга, шул исәптән «Ворлдскиллс» стандартларына туры килә торган иң яхшы һөнәрләр һәм компетенцияләр буенча гражданнарның барлык категорияләрен һөнәри әзерләү һәм яңадан әзерләү, һөнәри ориентацияләү һәм квалификацияләрен күтәрү максатларында республиканың матди-техник, кадрлар, мәгълүмати-коммуникация ресурсларын куллануны җайга салучы оешма.

Ростех "Крылья Ростеха" авиатөзелеш тармагы өчен яңа буын инженерларны укытуның бөтенроссия программасы башлануын игълан итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International