ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Киләчәктә нинди белгечлекләр иң популяр ббулачак? Ихтыяҗ зур булган IT-белгечләр нәрсә белән шөгыльләнә? "Цифрлы" өлкәдә һөнәр яки хоббины ничек сайларга? Бу хакта 4 мартта "Яшүсмерләр өчен профориентация: перспектив IT-һөнәрне сайлыйбыз" дип исемләнгән онлайн-интенсивта IT-компанияләрдән экспертлар мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә сөйләячәк.

Анда биш кешегә кадәр команда белән Идел буе федераль округының югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары  катнаша ала. Ярышлар 2 этапта узачак.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елда алар 4-8 сыйныф укучылары өчен штат режимында узачак, ә 11 сыйныф өчен — мәктәп карары буенча. Барлыгы тикшерү эшләрен 7 миллионнан артык укучы язачак, дип хәбәр итә Рособрнадзор.

Татарстанда тагын ике ресурс үзәге булдырырга планлаштыралар. Хәзер республикада шундый 41 белем бирү оешмасы эшли. Бу хакта министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко хәбәр итте.

Татарстан Республикасының олимпиада хәрәкәтендә Мамадыш районы өченче ел рәттән алдынгы урыннны били. Бүгенге көндә инде 81 укучы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Татарстанда аз комплектлы авыл мәктәпләре өчен киң профильле укытучы-тренер әзерли башлаячаклар. Бу хакта Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов сөйләде.

Татарстанның Сарман һәм Баулы районнары җитәкчеләре үзләренең муниципалитетларында балалар иҗаты үзәкләре булдыруны сорадылар. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.

Татарстанда физкультура буенча мәктәп программасын яңартырга һәм сәламәтлекләре белән бәйле проблемалар булган балалар өчен җайлаштырырга кирәк. Республикада дәресләр вакытында «эскәмиядә утыручы» яки дәресләрне калдыруны рефератлар белән шөгыльләнеп ябучы мәктәп укучылары булырга тиеш түгел, дип саный РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Ольга Павлова. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

Татарстанның мәктәп идарәчеләре «Зур ил мәктәбе» Бөтенроссия халык фронты проектының «Зур ил мәктәбе» эшлекле уенында катнашты. Чемпионат бүген Казанда «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узды. Анда катнашучыларны "Талант һәм уңыш" Мәгариф фонды җитәкчесе һәм Гомумроссия халык фронты Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелева бүләкләде, аның инициативасы буенча мәктәп директорларында идарә компетенцияләрен үстерү өчен уен эшләнде.

Түбән Камадан тугызынчы сыйныф укучысы Алексей Шремзер онлайн рәвештә Regeneron ISEF (АКШ) укучыларының фәнни һәм инженерлык казанышлары смотр-конкурсы финалында катнашачак алты укучының берсе булды. Ярышлар 16-21 майда узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International