ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Казанда "Россия – минем тарих" мультимедиа тарихи паркы базасында "Зур тәнәфес" конкурсы киңлеге ачылды. Биредә укучылар тәҗрибә һәм проектлар идеяләре белән уртаклаша алачак.

27 февраль көнне Лениногорск балалар йорты базасында «Ләкләк көне»үтте.

Стандарт белем бирү программасыннан һәм мәҗбүри тел компонентыннан тыш, гимназия укучылары туган халыкның мәдәниятен өйрәнәләр, фольклор һәм иҗат белән актив шөгыльләнәләр.

1 мартта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Тәрбиягә бала алган ата-аналарның “Без бергә!” төбәк иҗтиагый оешмасы инициативасы белән министрлык, гаилә коруга ярдәм итү үзәкләре вәкилләре республиканың тәрбиягә бала алган ата-аналары белән очрашты.

«Земский учитель»: илнең авыл мәктәпләрендә программа ничек эшли»  – Россия мәгариф һәм фән министрлыгының «Вестник образования»  электрон журналының февраль саны шундый исем астында чыкты. 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган Программа педагогик берләшмәдә киң чагылыш тапты. Бу хакта укучыларга сәламләү сүзендә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Киләчәктә нинди белгечлекләр иң популяр ббулачак? Ихтыяҗ зур булган IT-белгечләр нәрсә белән шөгыльләнә? "Цифрлы" өлкәдә һөнәр яки хоббины ничек сайларга? Бу хакта 4 мартта "Яшүсмерләр өчен профориентация: перспектив IT-һөнәрне сайлыйбыз" дип исемләнгән онлайн-интенсивта IT-компанияләрдән экспертлар мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә сөйләячәк.

Анда биш кешегә кадәр команда белән Идел буе федераль округының югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары  катнаша ала. Ярышлар 2 этапта узачак.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елда алар 4-8 сыйныф укучылары өчен штат режимында узачак, ә 11 сыйныф өчен — мәктәп карары буенча. Барлыгы тикшерү эшләрен 7 миллионнан артык укучы язачак, дип хәбәр итә Рособрнадзор.

Татарстанда тагын ике ресурс үзәге булдырырга планлаштыралар. Хәзер республикада шундый 41 белем бирү оешмасы эшли. Бу хакта министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко хәбәр итте.

Татарстан Республикасының олимпиада хәрәкәтендә Мамадыш районы өченче ел рәттән алдынгы урыннны били. Бүгенге көндә инде 81 укучы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International