Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елы старт алу кысаларында Казан федераль университеты галимнәре фәнни-популяр лекцияләр белән лицейларда һәм мәктәпләрдә булдылар. «Галимнәр – мәктәптә» дигән чаралар Россия фән һәм югары белем бирү министрлыгы, Россия Фәннәр академиясе, Россия ректорлар союзы белән берлектә NAUKA 0+фестиваленең оештыру комитеты ярдәмендә үткәрелә.
2021 елның 15 мартына кадәр Россия Федерациясе субъектларында мәктәп укучылары арасында "Вакыт дәва түгел" Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы уза. Конкурс Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре белән берлектә уздырыла.
«Салават күпере» торак массивында 189 нчы «Заман» күппрофильле гимназиясе ачылды. Мәктәп беренче укучыларны – 1-4 сыйныф укучыларын кабул итте, уку йорты тулы көченә яңа уку елыннан эшли башлаячак.
9 февральдән 12 февральгә кадәр Татарстанда 7-8 нче сыйныф укучылары арасында тормыш иминлеге нигезләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
12 декабрьдә «Чаллы шәһәренең гаиләгә ярдәм үзәге»ндә «Ятим балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле технологияләрен гамәлгә ашыру» темасына зона өйрәтү семинары узды.
Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды белән берлектә, Халыкара туган тел көненә багышланган традицион акция башлап җибәрә. Бу бәйрәм 21 февральдә билгеләп үтелә.
Мәскәүдә Россия Яшьләр берлегенең «АРТ_ПОЛАР» Россия активы лагерьлары педагогик отрядлары фестиваленең финал этабы тәмамланды, анда Россиянең 16 төбәгеннән 21 отряд катнашты. Татарстан Республикасыннан «Яшел каникуллар» педагогика отряды «Визит карточкасы» конкурсы этабында җиңүче булды.
Татарстанның Питрәч районында «Царево» торак комплексында «Росток» балалар бакчасы эшли башлады.
Биектау районы мәктәпләре укучылары интеллектуаль планда гына уңышка омтылып калмыйча, физик яктан да аерылырга тырышалар. Монда аларга яңадан торгызылган ГТО нормалары ярдәм итә. Нормативларны тапшыруга мәктәп укучылары контроль эшләренә кебек үк җаваплы карыйлар.
Биектау районының «Биектау» спорткомплексында авиамодельләштерү буенча ачык техник осталык фестивале узды. Анда Биектау балалары, шулай ук Казан мәктәпләреннән, лицей һәм гимназияләреннән 30дан артык укучы катнашты.