12 февраль көнне Әлки муниципаль районы мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылуга багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.
13 февральдән 15 февральгә кадәр Татарстанда туган телдә (рус булмаган) белем бирә торган мәктәпләрдә укучылар арасында рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булды.
11-14 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы үткәрелде.
15-16 февральдә Әлмәттә «Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уза.
15 февральдә "Бердәм Россия" партиясе Рәисенең Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә туры эфирда балигъ булмаган балаларга карата опека һәм попечительлек мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
12 февральдә ТР Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар советы белән берлектә «Хәзерге заман педагогының имиджы» темасына панельле дискуссия үткәрде. Чара Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгының «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Әтнә районында укучылар өчен Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында төрле форматтагы чаралар үткәрелде.
Иң төп яңалык, кемнәрнең рәсем, физкультура яки музыкадан кыенлыклар кичерүчеләргә, әйтик, сәләтләр җитенкерәми. Хәзер мәктәпләр бу фәннәр буенча "зачет" билгесе куярга хокуклы. Билгеләрнең "өчле-дүртле-бишле" системасын калдырыргамы яки шулай да яңача бәяләүгә күчәргәме, моны мәктәп үзе хәл итә.
Россия музейлары тиздән мәктәп укучылары өчен программаларны яңарта алачак, дип хәбәр итә ТАСС Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт матбугат хезмәтләренең уртак белдерүенә сылтама белән. "Россия Мәдәният министрлыгы Роспотребнадзор белән берлектә мәгърифәти-агарту программалары кысаларында мәктәп укучыларының оешкан төркемнәр белән музейларга йөрүен оештыру мәсьәләсе карала", — диелә белдерүдә. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова билгеләп үткәнчә, "агымдагы эпидемиологик вәзгыять музейларга балаларның оешкан төркемнәрен кертергә мөмкинлек бирә".
Иннополис университеты белем бирү процессына цифрлы технологияләрне кертү буенча укытуга төркемнәр җыя. Беренче агымга гаризалар югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары укытучыларыннан 24 февральгә кадәр кабул ителә. Тыңлаучыларны икътисадның реаль секторын цифрлаштыру шартларында кирәкле компетенцияләргә өйрәтәчәкләр.