«Ел тәрбиячесе-2021» республика һөнәри конкурсының зона этабы башланды, анда мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары катнаша.
Тукай районы советының йомгаклау сессиясендә депутатлар җирле мәктәп укучыларының олимпиадаларда бик сирәк җиңүләрен таныды. Шулай ук муниципалитетның мәгариф өлкәсендә башка проблемалары да аз түгел, әмма монда инде хәл итү юлларын билгеләделәр.
Чаллы мәктәпләрендә шахмат зоналарын төзекләндерү буенча проект старт алды. Алар шәһәрнең 56 уку йортында барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.
Россия футбол берлеге, Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте 2020-2021 уку елының «Мәктәптә футбол» Бөтенроссия фестивале беренче этабы нәтиҗәләрен раслады. Фестиваль Россиянең 51 субъектында узды. Катнашучыларның гомуми саны 177 мең кешегә якын, дип хәбәр итә РФС матбугат хезмәте.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 2021 елның 11 нче сыйныф укучыларына гариза тапшырганнан соң йомгаклау аттестациясе (БДИ яки чыгарылыш имтиханнары) формасын сайлау хокукын бирергә ниятли. Карар белән май уртасына кадәр билгеләнергә кирәк булачак, дип белдерде журналистларга ведомствоның дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү идарәсе башлыгы Игорь Круглинский.
Чирмешән районында Яңа Әлмәле авылында әлеге авылда туган Чуашстанның халык шагыйре Порфирия Афанасьевның йорт-музеен ачу планлаштырыла.
8 февральдә Әгерҗегә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талантлар салават күпере» балалар иҗаты йортында булды.
2021 елда бердәм дәүләт имтиханын һәм чыгарылыш имтиханнарын 795 мең укучы тапшырырга ниятли, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаевка сылтама белән ТАСС.
Татарстанда февраль ахырына шикәр чире һәм целиакия авырулары аркасында махсус туклануга мохтаҗ мәктәп укучылары өчен махсус меню әзерләргә планлаштыралар. Бу хакта республика Дәүләт Советының социаль сәясәт һәм мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетларының уртак утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.
Казан шәһәре Мәскәү районының 311 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Юрий Шулятьев бүген Пермьдә старт ала торган «Россия Ел тәрбиячесе – 2020» конкурсының финал этабында катнашачак.