ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә, Урсала микрорайонында, 188 млн сумга 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Әлки районының Әхмәт төп мәктәбе укучылары тимурчылык эшен көчәйтте. Алар өлкән яшьтәге, ялгыз яшәүче авылдашларына хуҗалык эшләрендә булышалар. Кар чистарталар, кирәк булган очракта утын яралар, өйләрен җыештыралар.

Татарстан мәктәпләрен уку йортларында әзер ризыкларның температурасын тикшерү өчен махсус үлчәгечләр белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта журналистларга ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина кайнар ашны оештыру буенча кайнар линия вакытында сөйләде.

Укучыларда сәламәт туклану культурасын формалаштыру зарур, һәм бу эш ата-аналар һәм укытучылар катнашында башкарылырга тиеш. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 9 нчы гимназиясендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру белән танышканда әйтте.

РФ Президенты Владимир Путин 2023 елны Математика елы дип игълан итү инициативасын хуплады һәм моңа ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Бүген дөньяның алдынгы университетларында һәм мәктәпләрендә компьютер симуляторлары актив кулланыла башлады. Алар укучыларга виртуаль дөньяда профессиональ гамәлләрнең киң спектрын сынап карарга мөмкинлек бирә. Казан федераль университетында педагоглар өчен интерактив тренажер булдырырга булганнар.


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Чаллы шәһәренең яңа төзелә торган балалар бакчаларына электрон язылу ачылды. Бу хакта журналистларга шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.

30 январьдан алып 1 февральгә кадәр Республика Олимпиада үзәгенең “Дуслык” лагеры базасында 4-11 нче сыйныфлар арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.

“УМНИК” – Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү Фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган конкурс. Программаның максаты – инновацион эшчәнлек аша үз-үзләрен танытырга омтылучы яшь галимнәргә ярдәм итү һәм яшьләрнең фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлектә массакүләм катнашуын стимуллаштыру, шулай ук яшь галимнәрне һәм белгечләрне фәнни эшләнмәләр нәтиҗәләрен коммерцияләштерү өчен кирәкле кече инновацион предприятиеләр булдыруга кызыксындыру.

2 февральдә Казанда мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» дигән кайнар линия эшләде. Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International