ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Проектның максаты – һәр баланың кайда гына яшәвенә карамастан, сыйфатлы белем алу хокукына ия булуына, үз талантларын үстерүгә  ярдәм итү. Проект педагогларга, ата-аналарга һәм укучыларга мәгариф үсешенә йогынты ясый торган карарлар кабул итүдә катнашырга мөмкинлек бирә. Бу хакта үзенең сәламләү сүзендә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде.

Мәктәп аттестатларын QR-кодлаштыралар. Бу хакта мәгариф һәм фән министрлыгының "Төп гомуми һәм урта гомуми белем турындагы аттестатлар үрнәкләрен һәм тасвирламаларын һәм аларга кушымталарны раслау турында"гы боерыгыннан мәгълүм булды. Документ аттестатларның төп гомуми һәм урта гомуми белем турындагы  аттестатларның һәм аларның кушымталарының үрнәкләрен һәм тасвирламаларын раслый.

Мамадыш үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәпнең яңа корпусы ачылды. Яңа бина биш ел эчендә төзелде.

Бер үзенчәлеге бар: аларның күбесе цифрлы булу белән бәйле. Хәтта гуманитар юнәлештәгеләре дә.

Казан энергетика көллиятендә һөнәри осталык буенча чемпионатлар җиңүчеләрен, призерларын һәм катнашучыларын хөрмәтләү тантанасы узды.


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Россия педагогик вузларына киләсе елда педагогик фәнне үстерү өчен ярты миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла, бу элеккегә караганда өч тапкырга күбрәк, дип белдерде журналистларга Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.

Татарстан башкаласында 340 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелешен төгәлләделәр. Яңа мәктәпкәчә учреждениеләр Серов-Баруди урамында һәм Константиновка авылында («Светлая долина» ТК) урнашкан.

Яңа мәктәп 2021 елда Замелекесье микрорайонында барлыкка киләчәк.

Казан мэры стипендиясен алу конкурсында Идел буе спорт академиясе студенты, магистранты һәм аспиранты җиңүче булды.

Россиядә "ВКонтакте" базасында мәктәп укучылары өчен махсус социаль челтәр эшләнгән, аны киләсе елда тәкъдир итү планлаштырыла, дип белдерде журналистларга мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International