2021 елда мәктәп укучылары өчен иң масштаблы бәйге – “Зур тәнәфес” дәвам итәчәк. Узган ел анда миллионнан артык өлкән сыйныф укучысы катнашкан, ә җиңү яулаган 11 сыйныф укучыларына 1әр миллион сум тапшырылган.
Мәгариф министрлыгы төп гомуми һәм урта гомуми белем турында аттестатларны тутыру, исәпкә алу һәм тапшыру буенча яңа тәртипне раслады.
“Безнең студентлар ала торган белемнең сыйфатына һәм тәрбия эшен оештыруга бөтен илнең киләчәге бәйле”, – дип ассызыклады министр.
“Академия, төбәк институтлары һәм муниципаль хезмәтләр педагогларның һөнәри осталыгын камилләштерү өчен үз көчләрен берләштерә. Квалификация күтәрү курслары белән беррәттән бу эшнең мөһим элементы – тыңлаучыларга адреслы хезмәт күрсәтү. Мондый алым ил күләмендә укытучыларның өзлексез һөнәри үсешенең бердәм киңлеген булдыруга, гомуми белем бирүнең сыйфатын алга таба арттыруга ярдәм итәчәк”, ‒ дип билгеләп үтә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе директоры урынбасары Надежда Родина.
7 һәм 13 гыйнварда Гомумроссия Кремль чыршысы — «Елның бишенче фасылы яки Яңа елны кем уйлап тапкан» дип исемләнгән Яңа ел мюзиклын – Гомумроссия Кремль чыршысыннан трансляцияне кабатлап күрсәтеләчәк, - дип хәбәр итә оештыручылар.
2021 елның 1 гыйнварында мәгариф министрлыгы раслаган төп гомуми һәм урта гомуми белем турындагы аттестатларны тутыру, исәпкә алу һәм бирү буенча яңа тәртип үз көченә керде. Ул 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
Экспертлар мәгълүматларына караганда, укытучылар арасында һөнәри яктан үтә дә нык талчыгу хәтта эшкуарлар арасындагыдан да күбрәк икән. Гәрчә бизнес мәктәпкә караганда "авыр" мохит саналса да. Тик бизнеста хезмәткәрләрнең 50%ы, ә укытучылар арасында 75%ы нык талчыга - “яна”. Шул ук вакытта педагогларның 38% ы мондый “яну”ның кискен фазасында тора. Мәктәпкә бу нәрсә белән яный соң, бу уңайдан укытучыга кем һәм ничек ярдәм итә ала? Бу хакта Ирина Савицкая Яндексның үсеш юнәлеше җитәкчесе менә ниләр сөйләде.
International Journal of Bilingual Education and Bilingualism журналында Education фән өлкәсендә “A characterization of language development in heritage speakers” дигән мәкалә дөнья күрде.
Озын Яңа ел яллары - югары уку йортларына керүгә әзерлек өчен иң яхшы вакыт. Иртә әле дисезме? Бер дә алай түгел, нәкъ үз вакыты! Башта укып карагыз, төшенегез һәм ни өчен икәнен аңларсыз.
«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында грантлар алуга 2018/19 уку елында үткәрелгән математика, информатика һәм цифрлы технологияләр буенча профильле олимпиадалар һәм конкурсларда җиңүчеләр яки призерлар, «математика», «информатика» һәм «цифрлы технологияләр» профильләре буенча фәнни-тикшеренү эшләре өчен бүләкләр яки призлар алган укучылар, шулай ук патентлар яки таныклыклар алган укучылар дәгъва итә ала.