ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Чистайның Полющенков урамында «Заманча мәктәп» проекты кысаларында «Мәгариф» иклүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә сафка бастырылган яңа лицейны төзү эшләре тәмамланды. 
Ведомство җитәкчесе Василий Кудряшов билгеләп үткәнчә, объект проект документларында каралган барлык таләпләргә дә җавап бирә.

Түбән Камада капиталь ремонттан соң политехника көллияте бинасын ачтылар, уку йортына ресурс үзәге статусы бирелде. Ике ел дәвамында масштаблы эшләргә республика бюджетыннан 182 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Номерның төп темасын Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның мөрәҗәгате ачып җибәрә. Ул билгеләп үткәнчә, педагоглар иҗтимагый оешмаларга берләшкәндә, аларның һөнәри үсеше бөтенләй башка дәрәҗәгә чыга.

Йомгаклау иншасын уздыру мәсьәләләре буенча Совет 2020/21 уку елында чыгарылыш сыйныфлар язачак иншаның биш ачык юнәлешен раслады, алар 28 августта VII Гомумроссия ата-аналар җыелышы барышында игълан ителде.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев VII Гомумроссия ата-аналар җыелышында катнашты, ул анда яңа уку елында БДИ һәм ТДИ ничек үткәреләчәге турында сөйләде.

VII Гомумроссия ата-аналар җыелышында уку елы башлану белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашуы онлайн-дискуссия форматында узды. Анда шулай ук мәгариф өлкәсендәге федераль һәм төбәк экспертлары катнашты.

Әлки районының Әхмәт авылында балалар бакчасы төзелеше төгәлләнеп килә. Төзүчеләр хәзер бинада эчке бизәү эшләрен башкаралар.

Авылның яңа күперле булган Тынычлык урамында ике йортның берсендә укытучылар яшәгән. Урамны урталай диярлек бүлеп чишмә ага монда. Өлкән буын алпарлылар әйтүенчә, монда беренче агач күпер 92 ел элек салынган булган. Әмма агачтан эшләнгән кичүләр дүрт-биш ел саен яраксыз хәлгә килгән.

Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт хәбәр иткәнчә, "Россиядә эш" порталы мәгълүматлары буенча, мәгариф өлкәсендә  ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр - математика, рус теле һәм әдәбияты, чит тел укытучылары.


29
август, 2020 ел
шимбә

Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрь көнне мәктәп балалары һәм студентларның уку йортларына барачагын игълан итте. Ул санитария табибларының таләпләрен үтәү өчен барын да эшләргә өндәде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International