24 августта мәгариф системасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов рәислегендә Казан педагогика көллиятенең Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында “Белем бирү сыйфатын арттыру факторлары: проект алымы, грант сәясәте, ресурс идарәсе” темасына секция утырышы узды.
Түбән Камада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. «Заманча белем бирү: мөмкинлекләр, таләпләр, җаваплылык» дип аталган конференциядә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәләренең структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә районның мәгариф тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар, киләсе уку елына өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белем бирү кредитлары буенча ставканы 3 процентка кадәр киметү турындагы карарны имзалады. Аның нигезендә кредитны түләү вакыты – 15 елга, ә ташламалы кредитлау чоры укуны тәмамлаганнан соң 3 айдан 9 айга кадәр арттырылды, дип хәбәр итә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы топ-50 белгечлек тәкъдим итте, алар бары тик профильле көллияттә яки техникумда гына укуны таләп итә. Приказ проекты Федераль норматив хокукый актлар порталы сайтында бастырылган.
Россия Мәгариф министрлыгының кайнар линия операторлары уку елы башлану, башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү һәм класс җитәкчелеге өчен түләүләр мәсьәләләре буенча шалтыратулар кабул итә һәм консультацияләр үткәрә. Консультацияләр тәүлек буе 8-800-200-91-85 телефоны буенча уздырыла.
Быел урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре бик күп. Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, укырга керергә теләүчеләр гаризаны почта һәм электрон формада (кайбер субъектларда - дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре төбәк порталлары аша) җибәрә ала. Һәм уку йортында буш урыннар калса, укырга кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтыла. Шул ук вакытта көллиятләр көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку форматына документлар кабул итү срокларын үзләре билгелиләр.
24 августта "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә "Киләчәк транспорты" дигән яңа тематик атна старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов "Яңа заман өчен көчле идеяләр" форумына багышланган матбугат конференциясендә чыгыш ясады.
«Сәләт мәктәбе» Казан шәһәре Вахитов районының 51нче мәктәбе нигезендә аерым сыйныф форматында ачыла.
Бүген Яшел Үзәндә 220 урынга исәпләнгән «Кораблик» яңа балалар бакчасы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.