ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Русия мәктәпләрендә дәресләр 1 сентябрьдән көндезге форматта, барлык санитар куркынычсызлык чараларын үтәп башланачак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов РФ Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә хәбәр итте.

27 августта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән турыдан-туры эфир узачак. Онлайн-эфир уку елы башлану турында булачак.

"Бердәм Россия" дә "Тарихи хәтер" бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Финалга чыгучылар арасында Кукмара районының Манзарас авылы мәктәбенең туган як тарихын өйрәнү музее да бар.

Казан укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнаша ала. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль турнир 21-нче сентябрьдән 26-нчы ноябрьгә кадәр дистанцион формада узачак.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

26 августта Федераль педагогик совет Россия Мәгариф министрлыгының "Одноклассники" социаль челтәрендә укытучыларның һөнәри бергәлеге мәйданчыгында күрсәтеләчәк.

26 августта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең "Гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге"  дигән темага төбәк август киңәшмәсе секциясе узачак. Киңәшмә Webinar сервисы аша дистанцион рәвештә үткәреләчәк.

Финал этабы 2021 елның 18-24 гыйнварында узачак, катнашу бушлай. Конкурста 7-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының 1-2 курс укучылары катнаша. Эшләр 7 юнәлеш буенча кабул ителә: математика, физика һәм астрономия, информатика һәм компьютер фәннәре, химия, әйләнә-тирә мохит турында фән, техника һәм технологияләр, биология һәм медицина.

Быел нефть башкаласында «IT-куб» ачылачак, анда мәктәп укучылары программалаштыру телләрен үзләштерә алачак. Мәгариф мәйданчыгы «Мәгариф» милли проекты буенча төзелә. "IT-куб" Әлмәт политехника техникумы базасында 8-17 яшьлек мәктәп укучыларына тәкъдим ителәчәк. ⠀

24 августта «iВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумына старт бирелде. Форум беренче тапкыр онлайн-форматта уза, ул катнашучыларга һәм спикерларга барлык чикләрне сызып ташларга һәм дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан элемтәгә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

25 августта Яр Чаллы шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Чара 42 нче мәктәпнең конференц-залында узды. Август конференциясе кысаларында пленар утырыш алдыннан  «Вызовы времени: модернизация современного образования путем внедрения и гибких практико-ориентированных программ» дигән күргәзмә оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International