ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

БДИ-2020нең төп чорын дәвам итеп 13 июльдә укучылар физика һәм тарих буенча имтихан тапшырды.  Алар штат режимында җитди тоткарлыкларсыз һәм хокук бозуларсыз узды. Физика буенча БДИда катнашуга гаризаларны 158 мең кеше тапшырган, шуларның 143 меңе - агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Физика буенча БДИ үткәрү өчен 3688 имтихан үткәрү пункты (ППЭ) җәлеп ителде. Тарих буенча БДИга 120 меңгә якын катнашучы теркәлгән, шул исәптән - 104 мең чыгарылыш сыйныф укучысы. Имтихан 3533 пункта үткәрелде.

"Һәр укучы мөһим". Әнә шундый шигаре астында Мәгариф министрлыгы "500+" проектын эшләтеп җибәрә. Проектны гамәлгә ашыру белем бирү сыйфатын яхшырту, катлаулы социаль-икътисадый шартларда эшләүче мәктәпләргә ярдәм күрсәтү, шулай ук белем алуда проблемалары булган укучыларга адреслы ярдәм күрсәтүне тәэмин итү өлкәсендә ведомство эшчәнлеген көчәйтергә ярдәм итәчәк.

Алабуга районында балалар бакчаларын ремонтлау төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә Алабугада мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында капиталь ремонт якынча 75%ка тәмамланган. Район башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов эшләрнең "финиш юлына" чыгуын әйтте. 

«Үсеш ноктасы» программасы «Мәгариф» милли проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Россия Мәгариф министрлыгының ата-аналар һәм укытучыларга дистанцион белем бирүне оештыруда методик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линиясе эшләү дәверендә 54 068 мөрәҗәгать кабул ителгән, соңгы атнада операторлар шуларның 203 буенча консультация уздырган.

13 июльдән Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты базасында 9 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен «Интеллектуаль калейдоскоп» лагереның җәйге онлайн-сменасы эшли башлады.

Укучы үз мәктәбенә 2 миллион сум акча отарга ничек ярдәм итә ала? Шул ук вакытта әйдәп баручы компанияләрдән чын гамәли мәсьәләләрне хәл итә аламы? Креативлык һәм команда эшен ныгыта аламы? Болар барысы да "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсында катнашучы балаларга билгеле булачак.

11 сыйныфны тәмамлаучыларның 80%тан артыгы быел укуын  югары уку йортында дәвам итәргә җыена. 17% бала табигый фәннәрне сайлаган (химия, биология, физика һ.б.).


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары БДИның төп вакытында физика һәм тарих буенча имтихан тапшырды. Шулай ук «Туган тел (татар) тел» буенча бердәм республика имтиханы да үткәрелде, аны тапшырырга Татарстаннан тугыз чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән иде. 

2020 елның 6 июлендә «Авыл укытучысы» федераль программасының конкурс сайлап алуында җиңүчеләрне билгеләү өчен бәйге комиссиясе утырышы булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International