ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 22 маенда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен вебинар форматында семинар уздыра.


23
май, 2020 ел
шимбә

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакытын атады. 

Күп кенә илләрне басып алган COVID-19 коронавирусы эпидемиясе халыкара спорт һәм мәдәни чаралар расписаниесенә төзәтмәләр кертүне дәвам итә. Хәзер үзгәрешләр IFTE педагогика белеме буенча халыкара форумга да кагылды, ул Казан федераль университетында алтынчы тапкыр узарга тиеш иде.

Татарстанның көньяк-көнчыгышында ачылган балалар бакчаларына «Татнефть» компаниясе 100 мең битлек тапшырган. Балаларның һәм хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен компания республиканың җиде районындагы мәгариф идарәләре белән элемтәгә кергән. 

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы кушуы буенча Балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәге базасында балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өлкәсендә махсус ресурс үзәге ачылды.


22
май, 2020 ел
җомга

Россия Президенты Владимир Путин Россия яшьләренең югары белем өчен мөмкин кадәр ташламалы шартларда түләү мөмкинлеге булырга тиеш дип саный. Әлеге фикерне ул мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмә вакытында белдерде.

Быел Россиянең югары уку йортларына кабул итү август аенда узачак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Ярышлар 1-17 майда Virtual Robotics Toolkit, CoppeliaSim симуляторларында һәм TRIK Studio программалары ярдәмендә узды. Барлыгы 31 катнашучы җиңүче һәм призёр булды. Ярышларда Казаннан, Яр Чаллыдан, Мәскәүдән, Миасстан, Екатеринбургтан, Иннополистан, Буадан, Арчадан, Яңа Чабаксардан, Олы Кайбыч авылыннан, Иштуган поселогыннан 59 яшь робототехниклары катнашты.

Казанның Вахитов районындагы 131-нче лицей укучысы Ян Шнейдман Балтыйк халыкара олимпиадасының көмеш медаленә лаек булды. Интеллектуаль ярыш нәтиҗәләре буенча (быел беренче тапкыр дистанцион форматта узды) Россия җыелмасы гомуми команда медаль зачетында икенче урынны алды.

Россия югары уку йортларына быел укырга керү өчен БДИ формасында өчтән артык имтихан билгеләмәскә тәкъдим итәләр. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылган РФ хөкүмәте карары проектында әйтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International