ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

13 февральдә 13 сәгатьтә Мәгариф министрлыгы ярдәмендә кинематография өлкәсендәге һөнәрләр  турында Бөтенроссия ачык дәресе узачак.

11 февральдә Тәтеш районының “Әкият” балалар бакчасында  “Ел тәрбиячесе-2020” мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары бәйгесенең зона этабы узды. Биредә Тәтеш, Чүпрәле, Буа, Апас муниципаль районнарыннан 10 конкурсант катнашты.

10 февральдә Буа шәһәрендә 2019-2020 нче уку елында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Зона этабында Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Кайбыч һәм Апас районнарының муниципаль турларында җиңүчеләр - 6 конкурсант катнашты.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү тәртибе янәдән үзгәрәчәк.  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган документта күрсәтелгәнчә, дәреслекләргә экспертиза ясау хәзер дәүләт процедурасы булачак. 

Халыкара туган тел көне уңаеннан РФ Мәгариф министрлыгы «Россиянең туган телләре» дигән акция башлый.

3 февральдән 8 февральгә кадәр Татарстанда «Шәхси-үсеш белем бирү мохитен булдыру идарәсе» квалификациясен күтәрү программасы буенча укулар узды. Әлеге чара  «Киләчәккә өлеш» хәйрия фонды һәм Мәскәү шәһәр педагогия университеты (МГПУ) командасы ярдәме белән үткәрелде.

Мәгариф министрлыгының Россиядә уллыкка алу буенча мәгълүматлар тупланган бөтенроссия мәгълүмат порталы эшли башлады.

Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага нәтиҗә ясалды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар олимпиаданың соңгы сынуларын Татарстан башкаласында уздылар. Йомгаклау этабы кичә тәмамланды. 

6 февральдә Казанда башлангыч сыйныф укытучыларын дислексияне һәм дислекграфияне җиңүнең психологик-педагогик технологияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән “Дислексия һәм дисграфия: сәбәп, форма, күренешләр һәм коррекция методлары” дип аталган беренче фәнни-методик семинар узды.

7-8 февральдә Түбән Камада 27 нче мәктәп базасында “Ел укытучысы-2020” Бөтенроссия конкурсы төбәк этабының зона туры узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International