Цифрлы эра хезмәткәрләрнең яңа белем һәм күнекмәләргә ия булуын таләп итә. Алдынгы цифрлы күнекмәләргә ия булган, эшне тагын да нәтиҗәлерәк итә торган белгечләргә ихтыяҗ арта бара.
"Наука” телеканалы һәм NAUKA 0+ Бөтенроссия фестивале тарафыннан оештырылган бәйге фәнни белемнәрне популярлаштыруда кызыксынган видеоблогерларга, телевизион журналистларга, галимнәргә, студентларга юнәлдерелгән. Конкурста катнашу өчен видеороликлар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Татарстан мәктәп укучылары Казанга Новосибирскидан кайтты, анда яшь геологларның XII Бөтенроссия ачык олимпиадасында өченче урын алды. Танылган минералолог һәм кристаллограф Александр Ферсман хөрмәтенә аталган “Ферсман” командасы КФУның IT-лицее һәм 93-нче гимназия укучыларыннан торды. 10 көн дәвамында Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә 7-11 сыйныф укучылары Россия, якын чит ил һәм Монголиядән 39 команда белән көч сынашты.
5 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мәктәп укытучыларының Х Халыкара фестивален ачу тантанасында катнашты.
Информатика буенча халыкара олимпиада Әзербәйҗанда уза. Кичә Бакуда бөтен дөнья мәктәп укучылары ярышларын ачу тантанасы узды. Ярышларда дөньяның 80 нән артык иленнән дүрт катнашучыдан торган командалар катнаша.
Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елы башына әзерләү максатларында республиканың барлык муниципаль районнарында ведомствоара комиссияләр эше оештырылган, алар составына күзәтчелек эшчәнлегенең территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре кертелгән.
Университетларның бөтендөнья рейтинг үзәге (CWUR) 2019-2020 еллардагы иң яхшы уку йортлары исемлеген игълан иткән. Аңа төрле илләрдән барлыгы 2000 югары уку йорты керде.
Мәгариф өлкәсендә бөтендөнья тикшеренүчеләр ассоциациясенең (WERA) максатчан киңәшмәсе Токиода 5 августта старт алды. Россия делегациясен КФУ ректоры Илшат Гафуров җитәкләде.
Форум КФУның Алабуга институты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
26 июльдән 5 августка кадәр Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә яшь геологларның XII Бөтенроссия ачык олимпиадасы булып узды.