«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында 9 августта Казанда (179 нчы гимназия базасында) ел саен үткәрелә торган «Укытучы» һөнәренә яшь педагогларны багышлау тантанасы узачак.
Җәйге ике айда Татарстан һәм Кара диңгез яр буендагы балалар сәламәтләндерү лагерьларында 136 274 бала ял итте, бу еллык план күләменең 67,12% ын тәшкил итә (218 672 кеше).
Яңа уку елы башына Казанда 38 яңа мәктәп рестораны ачылачак. Аларның 36сы - мәктәп ашханәләре, бу җәйдә капиталь ремонт үткәрелә торган ашханәләр, аларга яңа технологик кухня җиһазлары, мебель, савыт-саба, ашханә приборлары һәм соңгы елларда шәһәрдә барлыкка килгән «мәктәп рестораны» форматына туры китереп, персонал өчен махсус кием сатып алына. Шулай ук шәһәрнең «Весна» торак комплексы микрорайонында һәм Гәрәев урамында яңа ике ресторан ачылачак.
Тугызынчы ел Казанда мәктәпкәчә гаилә төркемнәрен оештыру тәҗрибәсе гамәлгә кертелә. Әйтик, бала карау буенча ялда булган хатын-кыз гаилә бакчасында үз балаларын гына түгел, башка гаилә балаларын да тәрбияли. Казан мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлеге башлыгы Татьяна Багаева гадәти булмаган белем бирү формасы һәм гаилә төркемнәрен кем булдыра алуы турында сөйләде.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Алабугада мәктәп укытучыларының Х Халыкара фестивале ачылышында катнашачак.
Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы экспертлар җәмәгатьчелегеннән вузларда бюджет урыннарын бүлүнең яңа моделен әзерләгәндә алынган тәкъдимнәрне исәпкә алачак. Аны 2021 елда гамәлгә кертү планлаштырыла, ә 2025 елда югары уку йортлары бу системага тулысынча күчәчәк.
Казан радиомеханика көллияте пенсия яшенә җитмәгән гражданнарны WorldSkills Russia халыкара стандартлары буенча укыта.
«Демография» милли проектының «өлкән буын» региональ проекты кысаларында Казан радиомеханика көллияте WorldSkills Russia халыкара стандартлары буенча һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча махсус программаны тормышка ашыра. Укулар тыңлаучылар өчен бушлай.
Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәре “Юбилейный" балалар лагеренда яшь геологларның XII Бөтенроссия кыр олимпиадасын ачу тантанасы булып узды, анда Татарстаннан КФУ IT-лицееның «Ферсман» һәм “Геобарс" командалары катнаша.
Күптән көтелгән яңалык - студентлар янә дәүләттән белем алу өчен кредит ала алачак. Россия Мәгариф министрлыгы һәм Сбербанк белем бирү кредитына дәүләт ярдәме турында килешүгә кул куйды.
«ІВолга2.0» Идел буе федераль округының яшьләр форумы нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты магистранты 300 мең сумлык грантка ия булды. Грант ярдәмендә «Уңайлы ноталар» проекты кысаларында сукырлар һәм күзләре начар күрүче, музыка буенча белем алучы кешеләр өчен уку-укыту материалы булдырылачак.