ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

7-14 сентябрь көннәрендә Бурятиядә “Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы”  ” бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уза.

 

RAEX агентлыгы чыгарылыш укучыларының конкурентлык сәләте буенча илебезнең мәктәпләре рейтингын бастырды.

Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе белән берлектә оештырылган «Ел инновациясе» конкурсына гаризалар кабул итү 2025 елның 30 сентябренә кадәр  дәвам итәчәк.

 

 

Ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасына теркәлү 4 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 2025 елда катнашучылар саны арту көтелә: ярыш халыкара статус алды һәм хәзер 8-11 нче сыйныф укучыларын гына түгел, төрле илләрдән килгән укучыларны  да берләштерәчәк. Гаризаны рәсми сайтта бирергә мөмкин.

 

2025 елның 2 сентябрендә Росконгресс фонды һәм Инносоциум Фонды ярдәмендә «Инносоциум» социаль проектларының VIII Бөтенроссия студентлар конкурсы старт ала.

Конкурс чит ил студентларының һөнәри һәм иҗади үсеше өчен шартлар тудыруга, аларның лидерлык сыйфатларын үстерүгә һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә үз казанышларын күрсәтүгә юнәлдерелгән. 

Җәйге каникулларда мәктәп яны һәм шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында 34 мең 692 бала ял иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 4 мең 775 балага  күбрәк.

Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә яңа уку елында Белоруссия бүлеге ачылды.


8
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Казанда 27 сентябрьдә Татарстан мәгариф оешмалары катнашында «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкәсе узачак.

 

Бүген Казанның Вахитов районындагы  инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 39нчы мәктәп директоры Галина Алексеевна Нәҗипова үзенең юбилеен билгеләп үтә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International