ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима 2017 ел грантлары турында сөйләде. Алар рәтендә “Балаларга өстәмә белем, тәрбия бирү өлкәсенең иң яхшы эшчесе”, “Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры”, “Өстәмә белем бирүнең иң яхшы методисты”, “Иң яхшы педагог-оештыручы”, “Белем бирү бюджет дәүләт оешмасының иң яхшы педагог психологы”, “Өстәмә белем бирүнең иң яхшы педагогы”.
Татарстан - укытучы һөнәренең абруен яклы торган регионнарның берсе булып тора. Республикада педагогларның осталыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә: өстәмә белем бирү оештырыла, грантлар булдырыла, квалификацияләрен күтәрү осуллары яңара, һөнәри осталык бәйгеләре уздырыла.
Спорт ярышлары 35, 31 мәктәпләрдә 12-14 май көннәрне узачак. Биредә Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Азнакай, Арча, Әлмәт, Алабуга, Зөй районнарыннан, Чаллы, Казан шәһәрләреннән 10 мәгариф оешмасы командалары катнашачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ветераннар белән эшне даими рәвештә, көненә карамыйча үткәрергә кирәк. "Әлеге категориядәге кешеләр аеруча күзәтчелектә. Кызганычка каршы, ел саен 10 меңләп кеше бу дөньядан китә, ветраннарыбыз саны кими".
“Үлемсез полк” маршруты Казанның 3 үзәк урамнары аша узды: Карл Маркс, Лобачевский һәм Кремль урамнары. Акциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм Республика мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге катнашты.
Нефтьхимиясе һәм нефть эшкәртү техникумында “Химия технологияләре” һәм “Технология процессларын һәм җитештерүне автоматлаштыру” һөнәрләре буенча Бөтенроссия һөнәри осталар олимпиадасының республика этаплары узды.
Ветераннарны Татарстан мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Поминов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев котлады. Алар ветераннарга, тыныч күк, җиңүгә керткән көчләре өчен рәхмәт әйттеләр, тазалык-саулык һәм озын гомер теләделәр. Хөрмәт билгесе итеп, ветераннарга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.
Күп сораулар булу очраклы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә: Россия Федерациясе эш кодексы 112 мәддәсе буенча – Җиңү көне – эшләми торган бәйрәм көне.
Экстремизм төркемнәре эшчәнлегенең негив йогынтысы турында мәгълүмати-аңлатма эшләрен алып баруның нәтиҗәлеген арттыру, терроризм белән бәйле булган проблемаларны чишү юлын эзләүгә җәмәгатьчелекне җәлеп итү, журналистлар иҗатын популярлаштыру максатыннан Татарстан Республикасында террорга каршы темасын яктырткан журналист эшләре арасында бәйге игълан ителә.
Мәскәүдә Россиянең укучылар үзидарәсен үстерүче гомум белем бирүче оешмаларының Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.