ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Игътибар! "Белем дөньясы" тапшыруының 20нче гыйнварда ТНВ телеканалында чыгарга тиешле чираттагы чыгарылышы, Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән "Татарлар" тапшыруы күрсәтелү сәбәпле, шимбәгә - 21нче гыйнварга күчерелә. 

 


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017нче елның 10-13нче гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017нче елда оештырырга планлаштырылган балаларның җәйге ялы программалары проектларын яклауны оештырды.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

2017нче елның 17нче гыйнварында хокук буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы һәм Республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов катнашты.


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

2017 нче елның 16нчы гыйнварында Казан дәүләт аграр университетында "Аграр профильле һөнәри белем бирү йортларында укыту хуҗалыклары торышы һәм үсеше перспективалары" темасына һөнәри белем бирү йорты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Слетта катнашучыларны алдагы ике көндә гомуми психологик халәтне җайга салу һәм инглиз теле буенча белем дәрәҗәсен күтәрүгә корылган эш көтә.


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

2017нче елның 12нче гыйнварында «ФДББСын тормышка ашыру шартларында база мәктәпләренең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары эшчәклегенең төп юнәлешләре» программасы буенча Татарстан Республикасы база мәктәплэре директор урынбасарларының квалификациясен күтәрү кысаларында Татарстан Рспубликасы Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов белән очрашу узды.

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "2014-2020 нче елларда ТР дәүләт телләрен һәм ТР башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында татар теленә "Фиксики"/"Фиксиләр" мультипликацион сериалын тәрҗемә итте. 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2017 елның 9 -13 гыйнварендә “Сәләтле балалар белән эшләүнең эчтәлеген һәм технологияләрен модернизацияләү. Укучыларның рус теле, математика, физика һәм химия фәннәре буенча олимпиадаларга әзерләү системасын камилләштерү” дип аталган  республикакүләм семинарның икенче этабын үткәрә.


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсен күзәтү федераль хезмәте БДИ-2017дә катнашу өчен гаризаларның 1нче февральгә кадәр кабул ителүе турында искәртә. Гаризада укучы БДИ тапшырырга планлаштырылган барлык предметларда язылган булырга тиеш.


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда яңа ел яллары чорында уздырылган чараларга нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 10нчы гыйнвар көнне үткәрелде. Брифингта Татарстан Республикасы президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлиева, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Әбзалов, ТР янгын буенча баш инспекторы Сергей Сергеев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International