ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
Кичә Казанда “Укырга һәм бергә яшәргә: сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен заманча мәгариф стратегияләре” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ул өч көн дәвам итәчәк. Дөньяның 13 иленнән килгән вәкилләр катнашындагы форум “ТИСБИ” идарә университетында бара.
Әлмәт районының Кичүчат авылында дәресләрдән соң чараларда, укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә багышланган семинар узды.
КФУ карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей һәм 19 нчы гимназия укучыларыннан торган команда 16-19 майда Беларусь Республикасының Гомель шәһәрендә узачак “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” Европа чемпионатында көч сынашачак.
Әлки районы мәктәпләрендә укучылар үз куллары белән курчаклар ясадылар, аннары үзләре үк “артист” булып, спектакльләр куйдылар, аларны балалар бакчаларында күрсәттеләр.
Балтач урта мәктәбе һәр елны, уку елы тәмамланыр алдыннан, талантлы, актив укучыларын барлап, бәйрәм үткәрә.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казанга WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында катнашучылар һәм экспертлар килүен дәвам итә. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җаваплы ведомстволар вәкилләре белән берлектә WorldSkills Чемпионаты өчен конкурс мәйданчыклары әзерлеген тикшерде.
12 майда, Татарстан Респубикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә федераль конкурслар һәм грантлар кысаларында муниципаль берәмлекләр тарафыннан инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Шул уңайдан авыл клубында тантаналы чара узачак. Шаршадылылар әлеге очрашуга шушы мәктәпнең иске бинасында эшләгән һәм укыган авылдашларын көтеп калалар.
Бүген “Идея” технопаркында “Эрудит Татарстана 2014” VI республика конкурсы финалы үтте. Конкурс 13 апрельдә башланып китте һәм үзенә Татарстанның 24 районындагы 50 мәктәптән 180 катнашучы җыйды.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Казанга WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында катнашучылар һәм экспертлар килә башлады. Хәзерге вакытта иң зур күргәзмә залында - “Казан ярминкәсе” комплексы мәйданында Чемпионатның эш урыннарында җиһазларны монтажлау эше бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International