ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2013 ел
сишәмбе
2013 елда Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру вакыты якынлаша. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) раслаган бердәм расписание буенча, ул бу уку елында 20 апрель – 6 май көннәренә туры килә.
Яңа уку елы алдыннан ил мәктәпләренә бердәм мәктәп формасы кертелергә мөмкин. РФ Президенты Владимир Путин аны булдырырга кирәклеген ассызыклый.

28
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Кама Тамагы муниципаль районында “тере классика” яшь шигырь укучыларның икенче район конкурсы тәмамланды. Анда районның 7 мәктәбеннән 14 укучы катнашты. Укучылар конкурс өчен нигездә совет язучыларының язгы прозасын сайлаган

25
март, 2013 ел
дүшәмбе
Чаллыда Татарстан Дәүләт Шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышын узды. Биредә милли мәгариф юнәлешендә башкарылган эшләр белән бергә республиканың мәгариф турындагы яңа кануны турында да сүз барды.

22
март, 2013 ел
җомга
Татарстанда 1 мартта старт алган “IТ-чемпион” республика бәйгесенә инде 8,5 мең укучы кушылган. Мәгълүм булганча, конкурс баллар системасына нигезләнгән “Иң актив укучы” һәм “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше” иҗади номинацияләрендә уздырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2012 елгы белем нәтиҗәләре буенча үткәргән рейтингта Бөгелмә районы мәктәпләре беренче урында тора. Без, әлеге исемлектә лидер булган Бөгелмә районына барып, аларның уңышка ирешү серләре белән кызыксындык.
Ютазы районының Урыссу өченче санлы мәктәп базасында “Сәләтле балалар белән эшләүдә төрле форма һәм алымнар кулланып эш итү” темасына семинар узды.

21
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 нче елның 15 нче мартында Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә “Икенче буын стандартларга күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре: теория, инновация, практика һәм технологияләр” дип исемләнгән Татарстан Республикасының ана теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үтте.
2013 нче елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә «Икенче буын стандартларга күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре: теория, инновация, практика һәм технологияләр» дигән темага семинар уздырылды.
Россиядә әйдәп баручы вузларның конкурентлыкка сәләтлелеген үстерү белән махсус совет шөгыльләнәчәк. Бу хактагы карарны 18 мартта РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев имзалаган. Советка кемнәр керәчәген РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы хәл итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International