ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
2014 елның сентябренә Ютазыда 195 баланы балалар бакчасында урыннар белән тәэмин итү бурычы куелган.

9
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Казан илкүләм технология тикшеренү университеты Татарстан Республикасы сәләтле укучыларын химияне тирәнтен өйрәтүле лицей-интернатка өстәмә (бәйге аша) җыю турында хәбәр итә.
Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров район мәктәпләрендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативлары комплексын “Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” спорт комплексы” исеме астында яңартырга дигән күрсәтмә бирде.

5
апрель, 2013 ел
җомга
“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә, уку һәм эш урыннарын тәкъдим итүче “Мәгариф. Карьера-2013” 13 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Марат Галиев һәм башкалар катнашты.
Зәй муниципаль районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен ремонтлауга быел 28 миллион 220 мең сум акча каралган (шуның 14 миллион 980 мең сумы – республика бюджетыннан).

4
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә 2013 нче елның 29 нчы мартында Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясендә “Күптеллелек шартларында тел компетентлылыгының актуаль мәсьәләләре” темасына укучыларның төбәкара фәнни- гамәли конференциясе үтте.
Азнакай муниципаль районында 1 заманча компьютерга 6 укучы туры килә (республика буенча – 8). 2011 елда 9 бала булган.

3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Казанга ике көнлек эшлекле сәфәр белән килгән Ингушетия Республикасы Президенты Юныс-Бәк Евкуров җитәкчелегендәге делегация составында булган Ингушетия Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Руслан Кодзоев белән очрашты.
Ютазы муниципаль районында мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Әтнә районында кино төшереп карамаган бер генә мәктәп тә юк. Моннан берничә ел элек район укучылары өчен кино фестивале игълан ителгәннән соң җанланган бу күренеш. Укытучылар белдергәнчә, аңа әзерләнгәндә укучыларның тәмам йокылары кача икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International